(Чирмешән, 7 июнь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Керкәле авылында, мәчет бинасы янындагы урында яңа фельдшер акушерлык пункты төзелә. Модульле бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Бу хакта район газетасы яза.
Бүген төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль. Бинага мөмкинлеге чикле гражданнар да җиңел керерлек итеп, каршылыксыз мохит ясала. Әлеге сәламәтлек оешмасының тирә-юне төзекләндерелеп, койма белән дә тотып алыначак.
Бу районда унберенче модульле фельдшер акушерлык пункты була. Читать дальше...