(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», «Мәгариф»). Татарстанның атказанган укытучысы, Казан шәһәре 4 нче гимназия-интернатның туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Садыйкова онлайн-укыту турында фикерләре белән уртаклаша. Тәрбия һәм белем бирүдә төрле технологияләргә, үзгәрешләргә, яңа ачышларга һәрвакыт әзер торган укытучыларга бу дистанцион укыту артык зур «күчеш чоры» булмаса да, әти-әниләр, укучылар аны яңалык буларак кабул итте. Яңалык белән бергә төрле сынаулар да булырга мөмкин. Менә шул сынаулар барыбызга берьюлы килде дә инде.