Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Яңа елга аяк басканда балыкбистәлеләр нәрсә өмет итәләр? (фикерләр)

0
Бүгенге дөньяда тылсым көченә, көтелмәгән хәлләргә, могҗизаларга ышанмаучылар юктыр могаен. Һәркем яңа туган көннең уңышлы, хәвеф-хәтәрсез, тыныч үтүен тели. Ә менә Яңа ел киче бигрәктә үзенчәлекле. Барыбыз да аннан зур яңалыклар көтә. Якынлашып килүче Яңа елга,  2015 йолдызнамәсе буенча “Кәҗә елына аяк басканда, балыкбистәлеләрдән Яңа елдан нәрсә өмет итүләре хакында сораштыру үткәрдек.
Җаваплар түбәндәгечә булды:
 
Марат Гаффаров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе:
–Мин республика җитәкчелеге үткәргән сәясәтне тулысынча хуплыйм. Киләчәккә һәрвакыт зур өметләр һәм ышаныч белән карыйм. Район башлыгыбыз Илхам Валеев җитәкчелегендә тирә-юнь районнарны сокландырырлык эшләр башкаруыбызга сөенәм. Яңа елда да безне зур эшләр көтә. Республика һәм илкүләм программаларның барысында да актив катнашуыбыз күп нәрсәне дәлилли. Инде бу ел ахырында ук район үзәгендә 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм заманча олы мәдәният йртына нигез салынды. Әлеге проектларны үз вакытында тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. Илебездә кабатланып торган икътисади кыенлыкларга карамастан, районыбызның социаль үсеш планы да уңышлы үтәлер дип ышанам. 
Якынлашып килүче Яңа елда җир йөзендә тынычлык, һәр йортта иминлек, муллык булсын иде. Яшь гаиләләрнең артып торуын, йортлардан балаларның шатлыклы авазлары бер вакытта тынмавын телим. 
 
Каюм Сафин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Күки авылы.
–Иң элек мин районбызда булган барлык сугыш ветераннарына олы Җиңү көненә кадәр сау-сәламәт булуларын тыныч, матур, мул тормышта яшәүләрен теләр идем. Районыбыз халкы элеккегечә үз ара дус, тату гомер кичерсеннәр. Без өлкән буын вәкилләре тарафыннан миллионлаган корбаннар хисабына саклап калынган ватаныбызның чәчәк атуын һәм дөньяда иң бәхетле ил булуын телим. Районыбызда хезмәт сөючән халык яши. Алдагы елларда да  матур, тотрыклы, яхшы тормышта яшәсәк иде. 
 
Үзбәк Мусин, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы”:
–Һәркем Яңа елга иң матур уй-теләкләр белән аяк баса. Узган ел ул күпләребез өчен дә ул уңышлы булды. Сөенечләр безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Ел башында кызым Дилбәр Идел буе Федераль округында спортның кул көрәштерү төре  буенча чемпион калды. Ә үзем трактор штурвалы артына утырып эшләвемә 45 ел тулуын билгеләп үттем. Яз башында табигать торышы бер кадәр куркытса да, уңышлар көтелгәннән дә куанычлы булды. Безнең Яңа Арыш авылы кешеләре бик эшчән, хезмәт сөючән бит. Шуңа якынлашып килүче бу 2015 нче “кәҗә” елының да уңышлы, сөенечле вакыйгаларга мул булуын теләр идем. 
 
Виталий Волков, пенсиядәге хирург, районның мактаулы гражданины.
– Минемчә, кешегә иң кадерлесе  сау-сәламәт булуыдыр. Саулык–зур бәхет дип, хак әйтә халык. Аның өчен һәркем үзен кайгыртырга, спорт белән шөгыльләнергә, шәхси сәламәтлек процедурасы булдырырга тиеш дип саныйм. Сәламәт яшәү рәвеше һәр гаиләгә үтеп керсен иде. Бигрәк тә яшь буын вәкилләре, мәктәп укытучылары тәмәке тарту, эчкечелек кебек яман гадәтләр белән мавыкмасын. Киләсе Яңа ел һәр гаиләгә зур бәхет, саулык, иминлек алып килсен иде.
 
Җавапларны Идрис Аметов язып алды.
 
Фото:

http://mashaok.beon.ru/22346-242-otschet.zhtml

 
Фото редакция архивыннан алынды.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net