Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

«Әлмәт таңнары» Кыш бабае белән Кар кызы Исламны сөендерде

0

Ике көннән Яңа елга аяк басабыз. Нинди генә финанс кризисы, авырлыклар көтелүе хакында сөйләнсә дә, һәрберебез аны  якты теләкләр, матур хыяллар белән каршылый. “Әлмәт таңнары” 2015 елны тулысы белән изге гамәлләргә багышлаячак. Аларның һәммәсе газетабызның 25 еллыгы кысаларында үтәчәк. Хәйриячелегебезне Яңа ел алдыннан башлап та җибәрдек.

 “Әлмәт таңнары” шәһәр һәм район күләмендә хәйрия эстафетасы игълан итте. Безнең  “Сабыйга бәхет бүләк ит” акциясе бер көнлек кенә түгел, киресенчә, ул ел дәвамында барачак һәм 2015 елның 20 декабрендә генә төгәлләнәчәк. Эстафетаны кабул итеп алучы бер балага ярдәм күрсәтергә тиеш була. Максатыбыз әлеге чара аша авыр хәлдә калган, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларга ярдәм итүдән гыйбарәт. Ни кызганыч, шәһәрдә һәм районда мондый сабыйлар байтак. Азга гына булса да аларны бәхетле итеп, ярдәмебез белән күңелләрен күтәрсәк, бу безнең өчен дә, сабыйларга һәм аларның гаиләләренә дә зур сөенеч булыр иде.

Кечкенә дусларыбызга күп кирәкми. “Исәнме, Кыш бабай! Мин синнән 2013 елда сенсорлы телефон сораган идем – аны бүләк иттең. Узган елгы хатымны да җавапсыз калдырмадың, песиле булдым. 2015 елда миңа, зинһар өчен, әти, энекәш һәм планшет бүләк итсәң иде. Син бит көчле дә, шәфкатьле дә, кодрәтле дә. Синең ярдәмең белән мин хәзер аз гына йөри алам, тик әлегә кулларым гына тыңламый, шуңа күрә компьютерда язам” – бу хатны Төзүчеләр проспектындагы 43 а йортында яшәүче Ислам Зиннуров язган. Ислам 6 нчы төр интернат мәктәпнең 4 нче сыйныфында укый. Церебраль паралич белән авырый. “Әлмәт таңнары” хәйрия эстафетасын  Исламны шатландырудан башлап җибәрде. Безнең Кыш бабай белән Кар кызы аңа 3D пазлы һәм аермаларын табарга кирәк булган рәсемле татлы бүләк, матди ярдәм белән планшет бүләк итте. Тормышка тырышып-тырмашып ябышкан сабыйның сөенечен аңлатып бетерерлек түгел. Чынлап та, балаларга бәхет өчен күп кирәкме?!

Ислам әнисе һәм әбисе тәрбиясендә яши, 1,5 яшьлек вакытында әтисез кала. Әбисе Нәфисә ханым әйтүенчә, ул һәрнәрсә белән кызыксына, мәктәптә тырышып, яхшы билгеләргә укый. Кыш бабай белән Кар кызы килүенә дә шигырь ятлап куйган иде Ислам. Гаиләдә бергәләшеп кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр икән. “Ул безнең өчен якты кояш”, – диде әбисе оныгы хакында. 

Ислам стенага тотынып йөрергә маташа. Инвалидлар өчен махсус ясалган буеннан-буена сузылган тотынгычлар (поручни) булса, бик әйбәт булыр иде, ди Нәфисә ханым. Шунысына да игътибар иттек, инвалид балалы гаилә  өченче катта яши. Урамга чыгу-керү алар өчен җиңел түгел, чөнки йортта пандус юк. Без әлеге подъездга да пандуслар ясалыр, бәлки әле бу эшне үз өстенә алырга теләгән изге күңелле эшмәкәрләр табылыр дип ышанабыз.  

Изге гамәлебез башланды. Хәйрия эстафетасын район башлыгының матбугат хезмәтенә тапшырдык. Ярдәм күрсәтү өчен сабыйны алар үзләре сайлый һәм соңыннан эстафетаны башка массакүләм мәгълүмат чарасына яки иҗтимагый оешмага тапшыра. Хәерле сәгатьтә! Ниятебез изге, эшләребез уң булсын!

Ирина Апачаева

Автор фотосы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net