Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Федотовка авылы Яңа елга әзерлек буенча беренче урында

0

Федотовкалылар бүген әкияти дөньяда яшәп ята. 


Шушы көннәрдә авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлешен карап йөргән комиссия членнары моны үз күзләре белән күреп кайтты. 
– Федотовкалылар бу эшкә иҗади якын килгән һәм эстетик якка зур игътибар биргән,– ди карап йөрүчеләр. 
Әлеге авыл җирлеге беренче урынга лаек, дип табылган. Шушы көннәрдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында Федотовка авыл җирлеге башлыгына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
 
– Бер кич күмәк хуҗалык, балалар бакчасы, мәктәп – килергә мөмкинлеге булган барлык халык бергә җыелдык та ничек бизәргә икәнлеген сөйләштек,– ди башлык Валентина Павлова. Күмәкләп эшләү – үз нәтиҗәсен биргән. Хәзер авылдагы һәр бинаны кардан ясаган фигура бизи. Федотовкалылар сыннар ясап аны буяу белән генә чикләнмәгән – аларга милли киемнәр кидерергә булганнар. 
– Үзәк чыршыбыз мәдәният йорты каршында тора,– ди Валентина Ивановна. – Аны кичләрен 240 лампалы 4 гирлянда яктыра. 
Авыл җирлеге бинасы каршында әкият почмагы ясап куйганнар. Анда: кәҗә каршы ала, мичтә чүлмәктә ботка пешә, мич башында җиде бәти, аларны эт саклый, диванда алдагы ел символлары ял итә. Аннан киләсе елда булачак мөһим вакыйга – Җиңүнең 70 еллыгын да игътибардан читтә калдырмаганнар. Әлеге вакыйгага багышлап, Җиңү тавы калкып чыккан. Бу әле андагы матурлыкның бер өлеше генә. Әгәр Федотовкага барып чыксаң, сокланып йөрерлек урыннар күп икән. 
 
Башка авыл җирлекләрдә дә Яңа елга әзерлек тулы көчкә бара. Бәйге нәтиҗәләре буенча, икенче урында – Түбән Чыршылы авыл җирлеге, өченчедә – Куакбаш авылы. 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net