Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Балык бистәсендә наркоманнар бармы? [ФОТО]

0

Узган атна ахырында Балык бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиянең ел йомгакларына багышланган утырышы булды. Аның эшендә  Россия наркотикларны контрольлек итү федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлкән оперуполномоченные Дмитрий Чугунов катнашты.

Комиссиянең җаваплы сәркатибе Рәзиф Гарифуллин докладыннан күренгәнчә, наркология кабинетында “наркотик матдәләрдән бәйлелек синдромы” диагнозы белән 8 кеше исәптә тора. Алар барысы да 30–40 яшьлекләр. Ә профилактик исәптә ел башында 15 кеше торган булса, хәзер алар саны 9 га калган.

Утырышта  башка оптимистик фактлар да бәян ителде. Әйтик соңгы 6 елда районда наркотик, психотроп матдәләр белән агуланып үлү очраклары теркәлмәгән. Балалар, үсмерләр арасында исәптә торучыларның булмавы да  уңай күренеш.

Бу билгеле бер дәрәҗәдә, киң кырлы профилактик эшчәнлек алып бару нәтиҗәсе дә инде. Районның наркотикларга каршы комиссиясе наркологик служба, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, хокук саклау органнары, мәгариф, социаль яклау һәм башка структуралар белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

Ел саен “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында тематик яктан бай, зур аудиторияләрне колачлаган чаралар үткәрелә.

Гаилә һәм мәктәп берлеге–балалар тәрбияләүдә мөһим шарт булып тора. Ата-ана битарафлык күрсәтсә, баланы “урам”ның начар тәэсиреннән аралыйм димә инде син. Шуңа да  үсмерләрне наркотик, аракы, тәмәкедән йолып калуга юнәлдерелгән профилактик эшчәнлеккә ата-аналарны тартуга зур игътибар бирелә.

Докладтан күренгәнчә, балалар, үсмерләр, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик, спиртлы эчемлекләр, тәмәке зыянын аңлатуга юнәлдерелгән күп төрле мәдәни кичәләр, спорт ярышлары үткәрелә. Мондый эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә күз алдында. Алда әйткәнемчә, наркотикларга бәйле авырулар саны кимегән. Бу афәттән үлүчеләр булмаган, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арткан.

Илгиз Җамалиев.

 

 

Фото авторныкы.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net