Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Лениногорскида яшәүче әфганчыларга медаль тапшырылды

0

Дусларның үлемен, туплар шартлавын беркемгә күрергә язмасын дип тели, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәп кайткан Рафик Галимов. 


Ул Керкәледә яши, без аның белән медаль тапшыру тантанасында сөйләшеп киттек. Әфганстанда сугыш бетүнең 25 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар үзенә. Ә аның кебекләр безнең шәһәр һәм районда бик күп булып чыкты. 169 кешенең күкрәген бизәп торачак әлеге медальләр.  Бер төркеменә тантаналы чарада тапшырылса, килә алмаганнарына медальләрне хәрби комиссариатта тапшырачаклар. 
 
Әңгәмәдәшем армиягә 1982 елның март аенда китә һәм ике айдан алар часте Әфганстан җиренә кертү турында боерык ала. Алар Әфганстанның Таликан провинциясендәге кишлакларның берсенә кертелә. 
– Анда килгәч, мине иптәшләрем белән танкчы төркеменә билгеләделәр. Төрле хәрби операцияләрне озата йөрдек. Күбесенчә, хәрби колонналарны саклап барырга туры килде. Бервакыт колоннаны озатып кайтканда, душман капкынына эләктек. Яшьләр бит бөтенебез дә, кулда автомат булса да, чын кешегә аткан булмады, ләкин бу операциядә душманга каршы ут ачарга мәҗбүр булдык. Бераздан соң пограничниклар ярдәмгә килеп, безне  бу ловушкадан коткарды, – дип искә ала ул. 
 
Күп кыенлыклар кичерергә туры килә ул сугыш солдатларына. Тәүлекләр буе  йокламыйча сакта да торалар, иптәшләрен югалту ачысын да татыйлар. 
Армиягә Рафик абыйны әти-әнисе озатып кала, тик кайтканда әтисе гүр иясе була инде. Туган-тумачалары белән хатлар аша хәбәрләшеп тора, әнисен борчырга теләмичә, куркыныч хәлләр турында бик язмый. Авылга кайткан егетне сагынып, бик җылы каршы алалар, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенәләр. Хәзер ул “Ялтау” агрофирмасында оператор-машинист булып эшли. 
– Ул елларда без күргән сугышны хәзерге солдатларга күрергә-ишетергә язмасын, туплар шартлавы мәңгегә тукталсын иде, – ди ул.  
 
Сугышчы-интернационалчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде.  
– Киләчәк тормышта да көчле булып, балаларыгыз һәм оныкларыгызга үрнәк булып яшәгез, – диде ул ветераннарга медаль тапшырганда.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net