Янгында зыян күрүчеләр Зәй дәваханәсенә озатылган
15 – 22 декабрьдә янгын хезмәте 10 чакыру алган. Шуларның 5се – ялган чакыру, 3се – “02” белән хезмәттәшлек, 2се – янгын очрагы.
20 декабрьдә 16 сәгать 42 минутта шәһәрдә Ялчыгол урамы, 1нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Урынга килеп җиткәч, биш катлы йортның икенче катында бер бүлмәле фатир януы ачыклана. Янгында зыян күрүчеләр бар, аларга дәваханәгә озатылып, сөрем газы белән агуланган дигән диагноз куелган. Янгын вакытында өске катларда яшәчеләр, алар арасында балалар да бар, эвакуацияләнә. Ут чыгуның якынча сәбәбе – фатир хуҗасының тәмәке тартканда саксызлыгы.
Шул ук көнне 17 сәгать 36 минутта шәһәрдә Толстой урамында шәхси йорт яна. Йорт иминиятләнмәгән. Ут газ плитәсенең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.