Сокланып туя алмыйм
Мин үземнең әби белән бабайны үткән бәйрәмнәре белән котлыйм. Аларның бергә тормыш итүләренә 60 ел булды. Мин аларның шулкадәр озак тату, матур яшәүләренә сокланам. Алар Чирмешән районы, Түбән Кәминкә авылында яшиләр. Бабамның исеме Асадулла, әбиемнең Миңнурый. Алар биш бала үстереп, оныклары белән сөенеп яшиләр.
Әбием бик уңган, тәмле телле, мөлаем, ягымлы. Без кайткач, ул нинди дә булса тәмле ризык пешерә.
Бабаем бик акыллы һәм зирәк, шуның өчен аны бөтен кеше хөрмәт итә. Мин бабам белән әбиемне бик яратам һәм алар белән горурланам. Аларга исәнлек-саулык, озын гомерләр телим. Тагын да безне сөендереп яшәсеннәр иде!