Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Олы юлның башы шулай булды

0
Чистай электр челтәрләре төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Базарлы Матак авылы  ресторанында узган әлеге тантаналы чарага, 1975 елда оештырылган Әлки район электр челтәрләренең  беренче начальнигы буларак, мине дә чакырдылар. 
 
Район үзәгенә килеп җитәрәк мин башта Әлки электр челтәрләре базасына кереп чыктым,  монда күргәннәремә чын ихластан сокландым һәм гаҗәпләндем. Бу базаны 1982 елдан бирле күргәнем юк иде. Биредә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, ә иң әһәмиятлесе – персоналның уңышлы хезмәте өчен барлык шартлар тудырылган. Ике катлы офис бинасында уку класслары, лаборатория, ял бүлмәсе булдырылган. Оператив бригадалар теләсә нинди юллардан йөрергә сәләтле заманча транспорт (алар җылы гаражларда тора) белән тәэмин ителгән. Әлеге бригадалар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында электр челтәрләрендәге теләсә нинди аварияләрне ремонтлап сафка бастырырга әзер. Шул рәвешле алар район халкын һәм авыл хуҗалыгы призводствосын электр энергиясе белән тоткарлыксыз тәэмин итәргә мөмкинлек бирәләр.
Ресторанда узган матур мәҗлестә мин илледән артык яшь, энергияле, белемле энергетикларны сокланып күзәттем һәм еракта калган 1975 елда эшебезнең ничек башлануын хәтеремә төшердем.
Әлки район электр челтәрләре Базарлы Матактагы монтерлык участогында оешты. Анда мәрхүм Рафаэль Хәлиуллин мастер булып эшли иде. Ул тора-бара электр челтәрләрен  җитәкләде һәм лаеклы ялга киткәнче шушы хезмәттә булды. Монтерлык участогыннан тыш анда  дүрт диспетчердан торган (өлкән диспетчер Р.Н.Хәйретдинова, Р.Г.Закиров, Илгиз Сафин, Валентина Хәлиуллина) диспетчырлык пункты бар, биш электромонтер эшли иде. Техникага килгәндә, иске генә ГАЗ-51, прицеплы МТЗ-50, бораулау-кран җайланмасы белән ДТ-75 тракторы бар иде. Аларның ресурсы күптән төгәлләнгән иде инде. Электромонтерлар кечерәк кенә вагонда эш итәләр,  диспетчерлык пункты подстанция (110/35/10) янындагы будкада эшли, ә РЭС алты почмаклы агач өйнең яртысын биләп тора иде.
Юхмачы монтерлык участогында мастер А.И.Бугарцов, дежур Бугарцова, өч электромонтер эшли, прицеплы МТЗ-50 тракторы бар иде.
 
Матди базабыз гаять начар хәлдә булса да, КПСС райкомы бездән  фермаларны һәм ындыр табакларын тоткарлыксыз энергия белән тәэмин итүне таләп итте.
 
Шушы персонал һәм техника белән бөтен район күләмендә электрүткәргеч линияләргә һәм трансформатор пунктларына хезмәт күрсәтергә туры килде. 10 кВ көчәнешле, бик күп юнәлешләргә таралучы фидерларның озынлыгы үтеп чыккысыз кырлар һәм чокырлар буенча ким дигәндә 50 километрга җитә иде. Ә агач терәкләрдәге 0,4 кВ линияләр пәрәвез кебек иде. Челтәрләрнең торышы 3 нче категория электр кулланучылар дәрәҗәсенә дә  җитәрлек булмады. 
Шуңа карамастан, район җитәкчелеге (КПСС райкомы) бездән кышын терлекчелек фермаларын һәм җәен ындыр табакларын (ә алар 1 нче категория кулланучылар санала) өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итүне таләп итте. 
Һәм хәтта шушы хәлдә дә электр челтәрләре 1978-1979 елгы аномаль салкын кышка чыдадылар. 1978 елның 30 декабреннән 31 енә каршы төндә без "Сельхозтехника" идарәчесе автомобилендә баш инженер Н.Н.Хәмәтҗанов, механик Р.Г.Саматов, РЭС мастеры Р.С. Мияссаров һәм "СХТ" электригы Рәшит Мисалов белән  Базарлы Матак белән Түбән Әлки арасында ВЛ-10кВ бер фазасының бердәнбер өзелгән урынын эзләдек. Ә иртән машинадагы радиоалгыч Чулпан авылында (бу безгә иң якын метеостанция) һава температурасының 54 градус салкын булуын хәбәр итте. Ә Яңа ел төнендә Зәй  гидроэлектростанциясе сафтан чыкты һәм бөтен республика диярлек утсыз калды. Бу аварияләр нәтиҗәсендә күп кенә котельнялар сафтан чыкты, һәм  социаль-көнкүреш объектлары җылысыз калды. Менә шундый вакытлар иде.
Хәзер исә   халыкны электр белән тәэмин итү системасының аварияләрсез эшләве өчен барлык шартлар тудырылган. Район энергетикларының бүгенге буыны моны бәяләргә һәм сакларга бурычлылар.
Һөнәри бәйрәмебез белән котлап, Әлки энергетикларына алга таба да зур уңышлар телим.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net