Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Лениногорскида автобус йөртүчеләргә рәхмәт сүзе

0

Газетыбызның 5 декабрь санында шәһәрдә автобуслар йөреше белән бәйле үзгәрешләр турында мәкалә басылып чыккан иде. Анда бу эшкә бөгелмәле ике эшмәкәр алынуы турында хәбәр иттек. Шуның берсе Фердинанд Кәлимуллинның мәчет картлары сүзен тыңлап, автобусны аларга җайлырак вакытка китерергә сүз бирүе турында да язган идек. Шушы көннәрдә редакциягә мәчет картлары исеменнән хат килде.


Без, шәһәр үзәгеннән югары якта яшәүче һәм “Ихлас” мәчетенә намазга йөрүче бер төркем мәчет картлары, газет аша Бөгелмәдән килеп Лениногорск шәһәре халкына транспорт хезмәте күрсәтүче иптәшләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Болар: автобус йөртүче (автобус номеры 389) Валерий Вазетдинов, кондуктор Татьяна Андреева, база җитәкчесе Фердинанд Кәлимуллин, шәхси предприятие җитәкчесе Рәисә Мингазова.

Октябрь аенда үзгәрткәч, без өйлә намазыннан соң шәһәрнең өске ягына китүче беренче маршрут автобусына өлгерә алмый идек. Өлгерер өчен намазны тәмамламыйча ташлап чыгарга, яисә киләсе автобусны көтеп тукталышта сәгатьтән артык көтеп торырга кирәк иде. Бу мәсьәләне уңай якка хәл итеп булмыймы дип, “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәткә мөрәҗәгать иттек, шул ук вакытта үзебез дә тик ятмыйча, мәчеткә йөрүче, элек АТХ-11 автохуҗалыгында инженер булып эшләгән Әсхәт абый Вахитов та үз эшен башлап җибәрде. Ул югарыда күрсәтелгән автобус хуҗалары белән элемтәгә керде.

Бу турыда “Заман сулышы” газетасының 5 декабрь санында “Иртә-кич тулы, көндез буш” дигән баш астында мәкалә дә басылып чыкты. Автобус хуҗалары безнең үтенечне бик җитди кабул итте. Йөрү маршрутының расписаниесен үзгәртеп кенә калмыйча, бәлки, бу вакытта беренче поселокка керә торган автобусны 12 сәгать 10 минутта мәчет янына китереп,  бабай-әбиләрнең мәчеттән чыкканын 5 минут көтеп торып безгә изгелекле гамәл күрсәтә башладылар.

Бу яңалык 15 декабрьдәнбашланды. Без, үз вакытында, элек хезмәт күрсәткән шәһәрнең “Спутник” транспорт оешмасына расписаниене үзгәртүне генә сорап мөрәҗәгать иткән булсак та, алар моны, төрле сәбәпләр табып, эшләмәгән иде. Без яхшылыкны үзебезнекеләрдән түгел, бәлки, читләрдән таптык. Шушы изге гамәлегез өчен эшләрегез гел уңышлы булсын, Аллаһы Тәгалә исән-сау озак еллар шулай изге гамәлләр кылып халыкка хезмәт күрсәтергә язсын. “Изгелек аяк астында ятмый”, дигән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.). Халыкта да “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигән мәкаль бар. Рәхмәтебезне шулай ук мәчетебез имамы Исмәгыйль хәзрәткә һәм бу эшне башлап йөрүче Әсхәт абыйга да җиткерәбез. Барыбызга да киләсе Кәҗә елы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән зур бәхетләр, иманлы озын гомерләр алып килсен.

Сезгә исәнлек-саулык теләп, “Ихлас” мәчетенә йөрүче картлар исеменнән хезмәт ветераны Ринат Ибраһимов.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net