Зәй укучылары юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә
Зәй балалар иҗат йортында 7 – 11 яшьлек мәктәп укучылары юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тотты. Ул кышкы каникуллар якынлашу уңаеннан “Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат ныгыту максатында оештырыла, ди юл куркынычсызлыгы фонды дирекциясенең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов. Балалар машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тотучылар кебек һәр сорауга җитди әзерлек белән килде. Алар 20 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиеш булды. Быелгы имтиханда алдагы елларга карый шәһәр мәктәпләреннән тыш, авыл мәктәпләрендә укучылар да катнашты. Бу киләсе елда укучылар арасында үткәреләчәк “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесенә сайлап алу туры да булып тора. Жюри әгъзалары балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен өлкәннәр дәрәҗәсендә, ягъни 20 сорауга 20 минутта 18 төгәл җавап бирүчеләр булуын ассызыклый. Бу һәр мәктәптә автокласлар яки юл куркынычсызлыгы почмаклары эшләү белән аңлатыла.