Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

“КАЛЕБ”ТӘ – АЙДАР СӨЛӘЙМАН

0

Бәлки әле күпләр белеп тә бетермидер,  Казаныбызда яшь иҗатчыларны үзенә туплый торган бер җыен бар – ул “Калеб” дип атала. Менә 2 ел инде “Калеб” очрашулары ай саен диярлек Камал театрының кече залында уза. Җыенның даими кунаклары – татарның яшь композиторлары, шагыйрьләре,  җырчылары. Монда яшь көйчеләр шагыйрьләр белән таныша,  җырчылар үзләренә яңа җырлар таба.

Бу җылы очрашуларның башында журналист Гүзәл Сәгыйтова тора.  Гүзәлне тамашачы зәңгәр экраннар аша яхшы белә – атна саен эфирга чыга торган “Мәдәният дөньясында” тапшыруларына иҗат әһелләрен җыеп, җанлы әңгәмәләр оештыра ул. “Калеб”не оештырып җибәрүе дә очраклы түгел. Уңган-булган, җитез Гүзәл консерваториядә татар теле дәресләре дә алып бара. Һәм шуңа игътибар итә ул: булачак  композиторлар, җырчылар шагыйрьләр белән  таныш түгел ләбаса. Татар шигъриятен бөтенләй диярлек белмиләр. Шунда Гүзәлнең башына бер фикер килә дә инде: нигә әле яшь аһәңсазларны яшьтәш шагыйрьләр, рәссамнар белән очраштырмаска,  таныштырмаска?! Нәтиҗәдә “Калеб” яңа буын җыены дөньяга килә. Аның һавасында даими кайнап яшәүче үз иҗатчылары барлыкка килде. Композитор Эльмир Низамов, шагыйрьләр Эльвира Һадиева, Рүзәл  Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, җырчы Айрат Имашев, балерина Айсылу Мирхафизан һ.б. күпләр – “Калеб”нең “үз кешеләре” инде.

“Калеб”нең бу кыштагы беренче җыены исә җырчы Айдар Сөләйманга багышлап оештырылды. Айдарны без үзебез өчен “Turkvision” бәйгесендә ачтык. Искитмәле заманча номеры, гаҗәеп сөйкемлелеге, актерлык осталыгы һәм яхшы вокалы белән ул халыкара  бәйгедә 25 җырчы арасыннан 2 нче урынны яулады. Шул чакта күпләрдә  сорау туды: моңарчы кайларда йөргән бу егет? Кем ул, нигә бер дә сәхнәләрдә күренмәгән? Декабрьнең бер айлы кичендә Камал театрының кече залына “Калеб” җыенына килүче тамашачы әнә шул сорауларга җавап тапты.

Үзе турында үзе сөйләде Айдар. Аңа 26 яшь икән, Зәй шәһәрендә  эшчеләр гаиләсендә туып-үскән. Кечкенәдән җырлый, 13 яшеннән һәртөрле җыр бәйгеләрендә катнашып килә. Татар гимназиясендә укыган, ана телебезне, әдәбиятне бик ярата. Халкыбыз җырларына гашыйк. 2008 елда “Йолдызлык” фестиваленең гран-приенә лаек була.  Казан музыка училищесының опера бүлеген, консерваторияне тәмамлый. Бүген  Мәскәүдә ГИТИСта укып йөргән көне. Айдарыбыз “Культура” каналындагы “Романтика романса” тапшыруында даими катнаша икән. Без аны “Алтын Казан” мюзиклында күреп калган идек (Р.Харис, Э.Низамов), “Turkvision”га катнашырга исә аны Алинә Шәрипҗанова “котырткан”. Алинә үзе узган ел Төркиядә үткән бәйгедә 4 нче урынны яулап кайткан иде. Айдар озак уйлап тормаган, гариза җибәргән. Атлар турында шигырь язып бирүен сорап, үзе Татарстанның халык шагыйре Ренат Хариска мөрәҗәгать иткән. Ренат  Мәгъсүм улы озакка сузмый текстны язып та биргән. Эльмир Низамов исә тиз генә көй өлгерткән. “Алтын Казан” мюзиклы премьерасы алдыннан бик ашыгыч язылса да,  җыр  уңышлы чыга. Шигыре дә,  көе дә Айдарның бик тә күңеленә ята. 26 сентябрьдә Казанда үткән сайлап алу турында жюри нәкъ менә аның Татарстан данын яклаячагын хәл итә. “Ә аннары иң яхшы номер итеп эшләргә ярдәм сорап, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга мөрәҗәгать иттем, - диде Айдар. – Булыштылар, Президентыбызга да,  мәдәният министрына да рәхмәтлемен”. Ярымфиналда иң күп баллны җыеп та, финалда 2 нче урынга калуын Айдар болай шәрехләде: “Гала-концертка кадәр үк Җанар белән икебезнең беребез җиңәчәген белә идек. Ул да ГИТИСта укыды. Җанар өчен мин бик шат”, - диде ул. Айдар Сөләйман үзе һәм иҗаты турында сөйләвен җырлар белән бизәп барды. “Зәңгәр томан”ны, (Р.Харис шигыре), Б.Рәхимова шигыренә Э.Низамов язган “Әниемә” дип аталган өр-яңа әсәрне,  җырчыны безгә һәм төрки дөньяга таныткан “Атлар чаба”ны башкарды.

Очрашуда Айдарның укытучылары, сәхнәдәш дуслары да катнашты. Педагог Гөлнара ханым Мурзиеваның җырлавы, яшь опера җырчысы, үзе дә күп кенә конкурсларда җиңәргә өлгергән Айгөл Хисмәтуллинаның чыгышы да нур өстенә нур булып,  кичәне ямьләде. Кичәдә күренекле  шагыйрь Ренат Харис та катнашып,  “Калеб”челәргә, җырчыга теләкләрен җиткерде. Үзе бик тәрбияле, ягымлы,  гел елмаеп торучы якты кеше булгангамы, Айдар Сөләйманның үз гомерендәге тәүге иҗат кичәсе бик җылы һәм мәгънәле үтте. Аның белән очрашырга,  якыннанрак танышырга килгән тамашачы оттырмады. Иҗат юлының әле башында гына торган бик тә сәләтле, егәрле, тырыш вә белемле яшь җырчыбызга исә алда әле күп алкышлар насыйп булыр. Без моңа ышанабыз.

Эльмира СИРАҖИ.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net