Балык бистәсе суд залыннан: качып йөрүче ир-егетләрнең бурычлары кар көрте кебек үсә
Туй, бала туу һәм.... аерылу. Гаилә таркалуның сәбәпләре һәркемдә төрлечә, әмма һәрвакыт балигъ булмаган балалар зыян күрә. Күп очракта, сабыйлар әниләре белән калалар. Ата белән ана арасында әлиминт өчен көрәш башлана.
Баласы алдындагы бурычтан качып йөрүче ир-егетләр безнең районда да байтак. Аларның бурычлары кар көрте кебек үсә.
Районыбыз авылларының берсендә әкрен генә, җайлап кына бер ир-егет яшәп ята. Бер кайда да эшләми, хәер эш эзләп азапланмый да инде. Менә шундый җавапсызлыгы, үз баласына карата битарафлыгы аркасында, алимент буенча шактый зур бурычы җыелган. Бу атаны җинаять җаваплылыгына тартудан башка чара калмаган инде. Җәмәгать хөкемдары 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар да чыгарган.
Балык бистәсе район суды исә прокурор представлениесе буенча,аппеляцион тәртиптә җинаять эше буенча карарны үзгәртте һәм гаепләнүчене хезмәт хакының 5 процентын дәүләт хисабына тотып калу шарты белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.
Суд каршына баскангамы, әллә намусы уянганмы ир-ат гаебен таныды һәм бурычын тулысынча түләде.
Башка бурычлы аталар да Яңа ел адыннан балаларын куандырсалар яхшы булыр иде әлбәттә.
Илгиз Җамалиев, Татьяна Валиева.
Фото