Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Кәҗә елыннан ниләр көтәргә?

0

       Көнчыгыш календаре буенча, зәңгәр төстәге агач Кәҗә елында барлык кешеләр тормышында сизелерлек уңай үзгәрешләр көтелә.

Кәҗә «зәңгәр каймалы тәлинкәдә» китереп биргәннәрен көте кул кушырып  утырмаучыларга яхшы мөнәсәбәттә булачак. Эш урыннарын алыштыру, үз бизнесларын ачу яки карьера баскычыннан югарыга үрмәләү исәбенә аларның матди керемнәре артачак. Якынлашып килүче елда күпләр кызыклы тәкъдим һәм тормыш рәвешен тамырдан үзгәртү мөмкинлеге алачак. Теләсә нинди хәлләргә оптимист күзлегеннән караучы һәм иҗади яктан үсәргә атлыгып торучыларга Кәҗә күп табыш һәм уңыш китерәчәк.

Кәҗә ул шук, яхшы күңелле, әмма бик үҗәт йорт хайваны. Димәк, кыенлыклардан курыкмаучыларны, үзен кыю тотучыларны һәм билгеләнгән максатына ирешергә омтылучыларны яклаячак. Шуның белән бергә Кәҗә иҗатчыл, уен-көлке, бәйрәм яратучан. Димәк, кәефегезне боза торган тормыш ваклыкларына игътибар итмәскә һәм борын салындырып йөрмәскә кирәк. Кәҗә якыннары һәм хезмәттәшләре белән бәхәс-низагтан ерак торучыларга, ялганны һәм икейөзлелекне яратмаучыларга аеруча хәерхаһлы булачак.

Тормышның теләсә кайсы өлкәсендә грандиоз планнар корырга да киңәш итми астрологлар. Үҗәт, кайвакыт киребеткән хайван буларак, Кәҗә бар нәрсәнең астын өскә әйләндереп куярга да бик мөмкин. Идеяләр һәм планнарыгызга үзегез дә шат булмассыз.

Ә менә Кәҗә елында дөньяга аваз салачак сабыйлар стандарт булмаганча фикер йөртүче, төрле ситуацияләрне анализлый һәм алдан күрә белүче, кыен хәлләрдән чыгу юлын табучы затлар булып үсеп җитәчәкләр.

Кәҗә ерак араларга күчеп йөрергә яратмый. Димәк, ерак сәяхәтләр бу ел өчен түгел. Иң яхшысы - инде булган урыннарга бару. Ә экзотик сәяхәтләрне киләчәккә калдыру яхшырак булыр. 

Финанс мәсьәләләрендә тотрыклылык күзәтеләчәк. Әмма җиңел акча эшләү уен башыгызга да кертмәгез. Зодиакның барлык билгеләренә дә киеренке рәвештә эшләргә туры киләчәк. Шунсыз керемегезнең артуына өмет итә алмаячаксыз. Кәҗә елында ипотека рәсмиләштерү, кредит алу, зур суммада акча биреп тору яки бурычка алу кулай түгел.

Мәхәббәт мәсьәләсенә килгәндә, 2015 елда мавыгулар, флирт, романтика күп булачак. Җилбәзәгрәк Кәҗә игътибар үзәгендә булырга ярата. Әмма ялгышлык эшләп ташламагыз. Юкса язмышыгыз сезне читләтеп үтәчәк. Энергетика ягыннан көчле булмаган Кәҗә елында үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, чыныгырга, физик күнегүләр, зарядка ясарга, спорт белән актив шөгыльләнергә кирәк булачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net