Наркотик саткан өчен 33 ел төрмә, 400 мең сум штраф
Өч төрле наркотик матдә саткан бер җинаятьчел төркемгә карата суд карары игълан ителде.
Әлеге җинаятьчел кәсепне оештыручы - үзе дә наркотиклардан баш тармаган 34 яшьлек ир-ат. Ул “товар” табып, ваклап саклаучы ролендә булган. Ә “төргәкләр”не сату электә наркотиклар саткан өчен хөкем ителгән 33-34 яшьлек ир- белән хатынга йөкләнә. Әлеге җинаятьчел төркемне оештыручыны Казанның Киров районы суды 11 елга ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук 150 мең сум штрафка тарта. Ярдәмчеләре 12 һәм 10 елга төрмәгә эләгә. Өстәвенә 150 һәм 100 мең әр сум штраф түлиселәре бар
