Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Яңа елга бурычлар белән кермик

0

Яңа елны бурычлар белән каршы алсаң, ел буе алардан котыла алмассың, дигән ышану бар халыкта. Шуңадыр, декабрь аенда бурычлар турында күп сөйләнә, аларны каплау буенча төрле чаралар күрелә, киңәшмәләрдә бу мәсьәлә шулай ук игътибар үзәгендә була.

 

Ел башында авыл җирлекләрендә үзара йөкләнгән салым салу буенча референдумнар үткәрелде. Аларда авыл урамнарын яктырту, суүткәргечләрне төзекләндерү өчен 18 яше җиткән һәр гражданинга зур булмаган күләмле салым салу буенча тавыш биреп карарлар кабул ителде. Җыелган сумманың һәр 1 сумына Татарстан дәүләте 4 сум өстәмә дә вәгъдә иткәч, авыл җирлекләре бюджетларына шактый акча кереп, бу средстволар иң мөһим мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген бирергә тиеш иде.

Ел үтте дә китте. Үзара йөкләнгән салымны авыл җирлекләре җыеп ала алдылармы соң? Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә (алар 13 декабрьгә) салымның бу төре буенча әлкилеләрнең бурычы 734741 сум тәшкил итә. Билгеле, бурычның иң күбе 335864 сумы район үзәгендә яшәүчеләр өстендә. Бу аңлашыла да, иң күп кеше Базарлы Матакта яши бит. Әмма халык саны алай ук зур булмаган җирлекләр арасында да бурычлар биш урынлы сан белән билгеләнүчеләр бар. Рекордны Чуаш Кичүе җирлегендә яшәүчеләр  куя: биредә бурычлар 71 мең сумнан артык! Югары Колчурино җирлегендә яшәүчеләр дә референдум карарын үтәүне кирәк дип санамыйлар бугай, юкса үзара йөкләнгән салымның җыелмаган өлеше 57 мең сумнан артмас иде. Салман җирлеге буенча 47944 сумга, Апакта 55189 сумга, Түбән Әлкидә 35569 сумга җитә бурычлар.

Ә менә Ташбилге һәм Чиябаш җирлекләрендә яшәүчеләр инде декабрь башында ук үзара йөкләнгән салымнарын түләп тә бетергәннәр. Үргәгар, Иске Камка, Карга җирлекләрендә дә бурычлар бетү ягында.

Мөгаен, үзара йөкләнгән салымны түләү күбрәк намус эшедер. Авылыбыз урамнары якты булсын, тәртипле, чиста җирлектә яшик, диючеләр бу эшкә үз өлешләрен авырсынмыйча кертәләр. Әмма акча турында сүз чыкканда башкалар артына ышыкланырга яратучылар белән җирлек башлыкларына нык “чиләнергә”, күп тапкырлар үгетләргә туры килә. Ә бит зур сумма да түгел, айлык салым күләме “уртача” ир-ат бер көндә төтенгә әйләндергән тәмәке бәясеннән дә кимрәк.

Инде кыскача гына тагын бер бурыч турында. Салкын су белән тәэмин иткән өчен бурычларыбыз ярты миллион сумнан артып китә. Дөрес, түләмәүчеләргә караганда түләүчеләр күбрәк: 12 авыл җирлеге буенча бурычлар бөтенләй юк. Иң зур бурыч һаман район үзәгендә – 113150 сумнан артып китә. Монда авыл җирлеге башкарма комитеты игътибарыннан читтә калып килүче аспектлар да бар бугай. Район үзәгендә торак күпләп төзелә, яңа йортлар яңгыр арты чыккан гөмәләрдәй артып тора. Әмма еш кына аларның хуҗалары бердәм исәп-хисап үзәгенә килеп теркәлергә ашыкмыйлар. Һәрхәлдә, район башкарма комитеты утырышында торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Искәндәр Сафин шундый теләк белдерде.

–Без аларга хезмәт күрсәтәбез, квитанцияләр дә тапшырабыз, әмма алар түләргә ашыкмый,–диде ул.

Алда безне авыр заманалар көтә, дип кисәтә эскпертлар. Үзебезнең матди хәлебезне бераз гына җиңеләйтик, быелгы бурычларны түләп бетерергә ашыгыйк. Авыр йөк булып киләсе елга кермәсеннәр…






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net