Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Нәдернең кадерле гаиләсе

0

“Авылны макта, шәһәрдә тор”, дип сөйләсәк тә, авыл җиренең кара эшеннән, мең төрле мәшәкатеннән курыкмыйча, үз өйләре белән яшәүчеләр соңгы араларда арта гына бара. Нәдер авылында гомер кичерүче Вафиннар да  авыл өчен үлеп тора.

Өч бала тәрбияли алар, зур йорт бетереп кергәннәр, куяннар асрыйлар, бакча тоталар, хуҗалык эшләрендә төп ярдәмчеләре инде үсеп буй җиткән.

Төптән  уйлап карасаң, алар кебекләр бик күп. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар да гомерләре буе авылда яшәгән: йорт салып кергәннәр, итәк тутырып бала алып кайтканнар, бакчага гына түгел, ә басу-кырларга да бәрәңге, чөгендер утыртканнар, сыер-сарык асраганнар. Аларны берәү дә язып чыкмаган, күккә дә чөймәгән. Әмма  хәзер җиңел шәһәр тормышын сайлаган яшьләр арасында Рүзилә һәм Рәфис Вафиннар кебекләр бармак белән генә санарлык. Авыл яшьләре елдан-ел кими бара, рәхәт тормыш эзләп, күбесе шәһәргә күчә.

Вафиннарның да андый мөмкинлеге була. Әмма үз өең белән яшәүгә, җәйләрен бакчаңда үсеп утырган кыяр-помидорны өзеп ашауларга, күңелсезләнеп утырганда, су буйларында йөреп керүләргә җитәме соң?!

Рәфис үзе төп Нәдернеке. Гаиләләрендә өч егет тәрбияләнәләр, әти-әниләре тамырлары белән генә түгел, бөтен күңелләре белән авылга береккән кешеләр. Рәфис тә кечкенәдән авылны ташлап китмичә, биредә яшәргә сүз бирә. Яшәвен яшәрсең дә, әгәр тормыш ярың синең белән килешсә? Авыл кызлары, гадәттә, кечкенәдән авыл эшеннән туеп, шәһәрдә яшәү җаен эзли. Әмма Рүзилә түгел. Җәлилдән апалары янына кунакка кайткан арада Рәфиснең кызга күзе төшәргә өлгерә. Нәдернең киң урамнары, тәмле, күңелгә якын кичке һавасы яшьләрнең күңелендә гыйшык утлары кабыза. Рәфис Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап кайткач, Нәдер мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Озакламый яшьләр үз ояларын  кора, туй итәләр.

Бер-бер артлы уллары – Раян, аннан Рияз туа. Соңарып кына өченчеләре, төпчекләре Ләйлә дөньяга аваз сала.

– Бала – кешегә Аллаһы Тәгалә бирә ала торган иң зур байлык, - дип саный яшьләр. -  Тырышкан кеше тәрбияләү өчен сабырлыгын да, башлы-күзле итәр өчен матди мөмкинлеген дә таба.

Рәфис берничә ел укытучы булып эшләгәч, нефть тармагына күчә. Рүзилә дә балалар бакчасында бераз эшләп алгач, оператор булып урнаша. Берничә дистә куяннары бар, җәйләрен бакчалары шау чәчәккә күмелә, җиләкләр үрчетәләр.

-   Бер еллап кайнаналар белән яшәгәч, җир сатылуын ишеттек тә, иске генә нигезе булган йортка башка чыктык. Ул чагында су юк, кышларын әллә ничә чакрымнан су ташыдык. Бала биләүсәләрен юып, киптереп җитеш кенә. Дәүләт авылда калган яшьләргә йорт тергезергә бирә торган субсидияне алып, әкренләп йортны тергездек. Төпчегебез Ләйлә яңа йортта туды. Бөтен уңайлыкларыбыз бар хәзер. Тормышыбызга сөенеп туя алмыйм. Әгәр дәүләт аларны киләчәктә бушка укытса, әле дүртенчесен дә алып кайтыр идем, - дип Рүзилә күңел серләре белән уртаклаша. -  Мин өй эчендәге эшләрне генә эшлим. Хатын-кызның урыны өйдә, тәмле ризыклар пешерү, урын-җирне чиста тоту. Урамдагы барлык эшләр – ирләр кулында. Рияз, Раян, Рәфис ихатадагы эшләрне башкара. Җәен-көзен генә бакчада эшләргә чыккалыйм. Әтиләре эшкә киткәндә малайларга эшне кушып калдырса, кайтуына “ялтыратып” куялар.

Әниләре итәгеннән чыга алмаган егетләр үстерүчеләргә Рүзиләләрдәй тәрбия алымнарын кулланырга кирәкме әллә дип уйлап куйдым. Гомумән, Вафиннарның тормышка карашлары ошады миңа. Байлык артыннан кумый алар, табигать белән аралашып, шуннан тәм-дәва алып яшиләр.

– Бездән түбән кешеләр белән аралашырга тырышам. Алай эшләгәндә, шөкер итеп яшисең! - ди Рүзилә.

Тормышның кадерен белә торганнардан ул. Бер генә минутны да әрәм итми. Әнә, үзенә кул эше дә булдырган. Инде ничә еллар рәсемнәр чигү белән җенләнә икән.

– Бер  зур рәсем чигү өчен генә дә ике еллап вакыт кирәк, сабырлыкка, беренче чиратта, менә шулай өйрәнәсең, - ди уңган хуҗабикә. 

Вафиннарның җырга мәхәббәтләре дә көчле. Ике уллары да баянга йөри (Нәдердән Түбән Мактамага ук йөреп укыйлар – Ф.Х.), җырлыйлар, биергә яраталар. Кечкенәләре 4 яшьлек Ләйлә дә хәзердән үк сәхнәгә тартыла, балалар бакчасында аңардан да оста итеп шигырь сөйләүче юк икән. Быел Вафиннар “Мин бәхетле гаиләм белән” дигән район конкурсында да катнашып җиңү яулаган. Бер-берсенә хөрмәт белән караулары, тату гаилә булып яшәүләре аларны, хактан да, бәхетле  итә...

Филүзә Хәмидуллина

Фото гаилә архивыннан алынды






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net