Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе әлкилеләрне дә борчый

0
Урман-кырларда  төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның  авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде.
 
 
Билгеле, мондый очракларда төп фикерне ветеринария белгечләреннән, медицина  хезмәткәрләреннән көтәбез. Табигатьтә һәр нәрсә үз законнары белән көйләнә бит: кайсыдыр төр җәнлек-җанварлар күпләп үрчи икән, димәк, моның өчен уңайлы шартлар бар, беренче чиратта азык җитәрлек. Ә төлкеләрнең баш саны арту тычканнар популяциясе торышына бәйле.
 
–Тычканнар соңгы елларда котырып үрчи. Чөнки басу-кырлардан кукуруз, көнбагыш уңышын соң җыялар, кимерүчеләр өчен бу культуралар уңышы менә дигән сый. Икенчедән, аучылар да хәзер төлкеләрне ауларга атлыгып тормый. Бердән, файдасы юк, аның тиресен беркайда да кабул итмиләр. Ә төлкене атып алу өчен патрон кирәк, ул шулай ук бәя тора бит,–дип аңлатма бирә район ветеринария берләшмәсе табибы Ринас Сафин.
 
Күп йөрүчеләр әйтүенчә, юл буйларында төлкеләрне бик еш күрергә була. Кыргый җанварлар төп инстинктларның берсе булган курку хисен онытканнар бугай: трассада чабышкан машиналарга исләре дә китми, алар юлга чыга, тапталып һәлак була яисә транспорт хәрәкәтен кызыксынып күзәтә. Бусы инде төлкеләрнең сәламәтлегенә карата шик тудыра. Котыру чире белән авыручы җанварлар үз-үзләрен шулай тота бит.
 
–Әйе, быел төлкеләр арасында авырулары да күп. Үткән 2013 елда аучылар ярдәме белән котыру чиренә каршы рабивак дип аталган вакцина таратылган иде. Ә быел бу максатларга республика бюджетыннан акча бирелмәде. Нәтиҗәдә, йогышлы авыру җәнлекләр арасында бернинди чикләүсез тарала,–ди Ринас Сафин.
 
Инде котыру чире турындагы белешмәгә күз салыйк. Котыру – кешеләрдә һәм хайваннарда була һәм һәрчак үлемгә китерә торган бик куркыныч йогышлы авыру ул. Кешегә әлеге чир вирусы ешрак авыру җанвар тешләү, аның селәгәе тәндәге берәр ярага эләгү сәбәпле йогарга мөмкин. Котыру дөньяның  80 илендә даими теркәлеп тора, ел саен шушы авырудан 30 мең кеше һәлак була.
 
Республикабызда хәлләр шулай ук катлаулы: быел хайваннарга котыру чире йогу белән бәйле йөзгә якын очрак теркәлгән инде. Имин булмаган урыннарда карантин куелган. Безнең районда да былтыр биш, быел бер очрак теркәлде. Кешеләр арасында, бәхеткә каршы, бу чирне йоктыручылар юк. Әмма ел башыннан алып район үзәк хастаханәсенә төлке тешләгән 23 кеше, этләрдән зыян күргән 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Табиблар аларны хастаханәгә салып, прививка ясаганнар.
 
Өстә аталган санитария-эпидемиология комиссиясе утырышы бәлага каршы нинди чаралар күрү кирәклеген  карарлар белән  билгеләде. Алар арасында кыргый җанварларның, хуҗасыз эт-мәчеләрнең санын чикләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен вакциналау, авылларны чиста, чүплекләрне тәртиптә тоту, этләр хуҗаларына дүрт аяклы дусларын асрау кагыйдәләрен кабат искәртү, дәвалау учреждениеләрен тиешле препаратлар белән тәэмин итү кебекләре бар.
 
Әмма "батучыны коткару– аның үз эше" дигән сүзләрне онытмыйча, беренче чиратта һәркайсыбыз үзе уяу булсын, котыру чире китереп чыгарырдай хәлләргә юлыкканда тизрәк җирле хакимият органнарына хәбәр итсен иде.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net