Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде

0
3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубы белән берлектә тантаналы чара оештырды.
 
 
Әлеге кичәдә Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы студентлары, Базарлы Матак мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары катнашты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ирина Сабирова Билгесез солдат көненең мәгънәсе һәм әһәмияте хакында сөйләде.
 
–Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч булды,–диде ул.
 
 
Аннан сүзне Базарлы Матак мәктәбендә 2012 елда оешкан һәм бүген уңышлы гына эшләп килүче "ОРКЕСТР" клубы җитәкчесе Сергей Платонов дәвам итте. Ул клубның оешу тарихы, юнәлеше, эшчәнлеге белән таныштырды
 
–Безнең клуб үз эшчәнлегендә эзләнү, музей эше, туган якны өйрәнү, туризм, спорт юнәлешләрен алып бара. "ОРКЕСТР"ның үзенә генә хас рухы бар, ул – бердәмлек, дуслык, ватанпәрвәрлек,–диде ул.
 
Сергей Платонов барлык кунакларны мәктәпнең хәрби дан музеена чакырды.  Үзе  ул ике ел инде Бөек Ватан сугышының иң каты бәрелешләре барган Смоленск өлкәсендә эзләнү эшләрендә катнаша. Аннан алып кайткан экспонатлар кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә чын солдат каскалары, фляжка, котелок, сапер көрәге, атылган снаряд гильзалары, "Мосин" мылтыгыннан штыклар, патроннар, гранаталар күчереп йөртү әрҗәләре һәм башка күп экспонатлар урын алган. Әфганстан сугышында һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга, районыбыз горурлыгы булган Советлар Союзы Геройларына музейда аерым бүлекләр багышланган.
 
Сергей Андреевичның 2013 елда үзе генә, ә быел май аенда Базарлы Матак мәктәбе укучылары Ришат Заһитов, Камил Мәрдегалләмов, агрокөллият филиалыннан  Илья  Павлов  белән бергә Смоленск өлкәсендә казу-эзләнү эшләрендә катнашу мизгелләрен сурәтләгән фильмны карау кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше булгандыр, мөгаен.
 
–Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт үтсә дә, ил өчен башларын салган меңәрләгән билгесез солдатларның җәсәдләре яу кырларыннан һаман җыелмаган әле,–диде Сергей Платонов. Ул казу эшләре алып баруның тәртипләре һәм таләпләре хакында да җентекләп сөйләде.
 
–Мондый экспедицияләрдә катнашу ансат түгел, чыгымнары да зур. Рәхмәт, быел безгә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин нык булышты. Киләсе елга Волгоградка барырга ниятлибез,–ди ул.
 
Билгесез солдат көне уңаеннан уздырылган әлеге кичә яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларда илебезнең үткәненә, ата-бабаларыбыз батырлыгына ихтирам һәм горурлык тәрбияләү җәһәтеннән гаять әһәмиятле эш булды. Мондый  чаралар районның башка мәктәпләрендә дә күбрәк уздырылсын иде.
 

Карина Фәйзрахманова, агрокөллиятнең беренче курс студенты:
 
–Музейдагы экспонатларны, Сергей Платоновның Смоленск өлкәсендәге казу-эзләнү эшләре турында сөйләгәннәрен бик дулкынланып карадым һәм тыңладым. Әгәр мөмкинлек булса, шундый экспедициядә мин үзем дә бик теләп катнашыр идем.
 
Рәзил Туктамышев, агрокөллиятнең беренче курс студенты:
 
–Сугыш узган урыннардан алып кайтылган табылдыкларны үз кулларым белән тотып карау мине әллә нишләтеп җибәрде. Әле көллияткә кайткач та группадашлар белән шул хакта сөйләштек. Фашистларга каршы сугышып һәлак булучылар арасында  япь-яшьләр, безнең кебекләр дә күп булган бит.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net