Әлмәтлеләр хезмәткә хокукларын яклау буенча сорауларын бирә ала
11 декабрьдә гражданнарга хезмәткә хокукларын яклау мәсьәләсе буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан «кайнар линия» телефоннары эшләячәк.
ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итеп, хезмәткә хокукларын яклау мәсьәләсе буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан «кайнар линия» үткәрә. 11 декабрь көнне 10.00 дән 17 сәгатькә кадәр 8 (843) 236-40-62, 8 (843) 236-40-98, 8 (843) 236-40-17 телефоннары буенча шалтыратып, сез үзегезне кызыксындырган сорауларга тулы аңлатма ала аласыз.