Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Район инвалидлар җәмгыяте Халыкара инвалидлар көнен күп әгъзалары катнашында зур бәйрәм итеп үткәрде (ФОТО)

0
Район инвалидлар җәмгыяте Халыкара инвалидлар көнен күп әгъзалары катнашында зур бәйрәм итеп үткәрде.
 
 
Сүзгә бәйләнсәң, бу көнне бәйрәм дип атап булмый да кебек. Сәламәтлегеңнең бер чите җимерелеп, тормышта һәр адымыңны кеше ярдәме белән ясарга мәҗбүр икәнсең, әлеге датага сөенмисеңдер инде ул. Әмма башта спорт залында, аннары мәктәп ашханәсендә узган чараның рухы чын бәйрәмчә иде. Күренеп тора, бирегә килүчеләр өчен дөньяга чыгу, аралашу, хәлдән килгәнчә спорт уеннарында катнашу чынлап та шатлыклы вакыйга шул.
Бәйрәмгә бер йөзләп кеше чакырылган иде. Балалар иҗаты йортының иркен спорт залы алар өчен таман гына булды. Һәркем күңеленә ятардай шөгыль тапты: берәүләр шахмат-шашка куелган өстәлләр тирәсенә җыелдылар, берәүләр туп алып баскетбол боҗрасына «һөҗүм» иттеләр. Кул көрәштереп беләк көчен сынаучылар да, теннис өстәлендә тупчык сикертүчеләр дә, хәтта яткан килеш штанга күтәрүчеләр дә табылды.
 
Күпчелек исә, үзенә иптәш табып әңгәмә корды, аралашты-сөйләште.
Инвалидлар көнен ачык дип белдергәч, җәмгыять җитәкчесе Каюм ага Фәсахов район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платоновага сүз бирде. Әлеге көннең кайчан һәм ничек килеп чыгуын аңлатып, Мария Андреевна инвалидларны яклау буенча республикада, районда нәрсәләр эшләнүе хакында әйтеп үтте.
–Сез – көчле рухлы, яшәү энергиясе ташып торган актив кешеләр, күп кенә тормыш мәсьәләләрендә сау-сәламәтләргә үрнәк булып торасыз. Бирегә килүегез өчен рәхмәт. Бүгенге чара инвалидлар көнкүрешендәге проблемаларны яктыртуга һәм хәл итүгә этәргеч булсын иде,–диде ул.
Район инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге аны Каюм Минвәли улы Фәсахов җитәкләгәч җанланып китте дияргә була. Тынгысыз, тиктормас Каюм ага 300 әгъзасы булган оешма туплап, инвалидларны төрле район чараларында, республика ярышларында катнаштыра, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә. Иҗтимагый оешманың матди мөмкинлекләре булмаса да (уставы буенча ул әгъзалары кертемнәренә яшәргә тиеш), бик авыр хәлгә калганнарга ярдәм оештыра. Ә бит ул үзе дә инде яшь кеше түгел, әле генә 70 яшен тутырды. Каюм аганың хезмәтен олылап һәм юбилее белән дә котлап, Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин  Мактау  грамоталары, истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр үзен.
–Каюм абый үз урынындагы шәхес. Әгәр ул тырышып йөрмәсә, кайбер бәйрәмнәрне белми дә калыр идек. Сез, бүген бирегә килүчеләр, барыгыз да рухи яктан сынмаган, язмышка буйсынмаган кешеләр. Һәрчак шундый булыгыз,– дип өстәде Россия Пенсионерлар союзының район оешмасы җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина.
 
Берничә сәгать спорт залында төрлечә көч сынашкач, кунаклар Базарлы Матак урта мәктәбенә юл тоттылар. Биредә аларны сыйлы өстәлләр, район мәдәният йорты үзешчәннәре көтә иде. Инвалидлар җәмгыяте эшендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта актив катнашучыларның исә бүләк һәм Мактау грамоталары белән күңелләрен үсендерделәр.
 
 
 
Мәдәният  бүлеге  җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина Әхмәт авылы кызы, "Татарстан энҗеләре" бәйгесендә катнашкан Гөлназ Вәлиуллинага  Мактау грамотасы тапшырды. Ә ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина Яңа Чаллыдан Фоат белән Лира Вәгыйзовларны 40 ел бергә гомер итүләре уңаеннан котлады. Үргәгардан Туйбикә Сираева, Салманнан Әнвәр һәм Альмира Кәтиевлар, Базарлы Матактан Алексей Федонин, Әвгать Локманов, Әнвәр Галимов, Дания Сәхиева, Яңа Чаллыдан Шәһит Мәрдиев, Чуаш Кичүеннән Нәфисә Гыйльметдинова, Иске Камкадан Рамил Сафин шулай ук грамоталар белән бүләкләнделәр.
Аннары кунаклар спорт ярышларында җиңүчеләрне алкышлап бүләкләделәр, бәйрәм концерты тыңладылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Һәрберсенә  Хәйруллин хәйрия фондыннан бүләк тә бирелде. Шулай итеп, үз көннәрен чын бәйрәм итеп үткәрделәр алар.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net