Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

«Сыерлар санын арттырмый булмас»

0
Районыбыз шәхси хуҗалыкларында өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучы 135 гаилә исәпләнә. Ел башыннан бирле аларның 31 енә бушлай савым аппаратлары бирелгән иде. Үткән атнада тагын 20 гаилә әлеге зур бүләккә ия булды. Аппаратларны яңа хуҗаларына "Интрейд" ААҖнең Базарлы Матак сөт кабул итү пунктында тапшырдылар.
 
Халык арасында күп йөргәч, безгә зарларын сөйләүчеләр, үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый була.
–Мин дә бит хуҗалыгымда өч сыер асрыйм. Нигә безгә дә савым аппараты юк икән?–ди кайберүләр.
Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан без район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов белән сөйләштек.
–Район башкарма комитеты карары нигезендә, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларның исемлеге төзелде. Анда 135 шәхси хуҗалык керде, –ди Идрис Габдрахманович. –Савым аппаратларын кемгә бирергә икәнлеген авыл җирлекләре советлары утырышларында депутатлар хәл итте.
Иң башта бушлай савым аппаратлары районның 21 авыл җирлегенә дә берәрне таратылган. Аннан хуҗалыгында 4-5 сыер асраучыларга өләшенгән. Хәзер исә өч сыеры булганнарга аппаратлар бирелә башлады.
Идрис Хәмитов шуны да искәртеп узды: сөтне үзебезнең район җирлегендә "Шәйхетдиновлар" шәхси предприятиесенә яисә "Интрейд"ка тапшыру зарур.
–Сөт кабул итү пунктлары әлеге савым аппаратларын үз хисапларына сатып алалар. Быел менә 51 гаиләгә шундый бүләк ясадылар,–ди Идрис Хәмитов.
"Интрейд" сөт кабул итү пунктында савым аппаратлары тапшыру тантанасында без Карамалы авылыннан Илфат Вафин белән сөйләшеп киттек. Алар үз хуҗалыкларында өч сыер асрыйлар икән.
 
–Безнең өчен сыер тоту хәзер төп табыш чыганагы,–ди Илфат. –Моңарчы сыерларны кул белән сава идек. Инде менә бер тиенсез аппаратлы да булдык. Рәхмәттән кала бер сүз юк мондый ярдәм өчен.
Аның авылдашы Гөлчәчәк Сафиуллинаның да сөенече йөзенә чыккан:
–Кичә авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберов шылтыратып бушлай аппаратлар биреләсен әйткәч,  шатлыгымнан төне буе йоклый алмадым. Күптән көттем мин бу бәхетне,–ди.
Гөлчәчәк апа социаль хезмәткәр булып эшли. Ире Рафик белән мал-туарны күпләп асрыйлар. Дүрт савым сыерлары бар.
–Савым аппаратыбыз да бар, сыерлар санын арттырмый булмас,–ди көләч йөзле ханым.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net