Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2014

Алабугада “Игелеклелек планетасы”нда өй туе үткәрделәр (фото)

0

Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа йорт ачуда катнашты.

 Хәзер “Планета” җылы, матур һәм уңайлы бинада урнашкан. Аны ачу көне дә юкка гына сайланмаган: 1 декабрьдә илебездә инвалидлар декадасы башланып китте.

Алабуга районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 5 меңнән артык кеше яши. Алар арасында 300 дән артык бала исәпләнә. Алар өчен төрле чаралар һәм программалар тормышка ашырыла. Мәсәлән, 2011 елдан районда 2011-2015 елларга исәпләнгән “Уңайлы мохит” исемле максатчан программа эшләп килә. Программа ярдәмендә һәр җирдә пандуслар һәм лифтлар урнаштырыла, җәяүлеләр чыга торган урыннарга һәм кибетләргә, банкларга һәм башка социаль учреждениеләргә керү юллары җайлаштырыла. Шәһәрдәге спорт объектларында инвалидлар өчен махсус шартлар һәм программалар булдырылган.

– Һәм менә без хәзер шушы гаҗәеп йортны ачабыз, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән биредә комплекслы эш алып барылачак. Монда театр һәм дизайн студиясе, тегү һәм сувенирлар ясау остаханәсе, йорт эшләре түгәрәге һәм хәтта юрист кабул итүе өчен кабинет та бар. Биредә һәркемгә урын җитәр, уңайлы һәм яхшы булыр дип ышанам. Бу эштә зур ярдәмне яшь инвалидларның  “Игелеклелек планетасы” җәмәгать оешмасы күрсәтте. Таңсылу Хөснуллина җитәкчелегендә бу оешма инвалидларның көндәлек проблемаларын хәл итүдә күп эш башкара. Әлеге бина өчен акчаны алар халык социаль проектлары республика конкурсында катнашып отты. Бәйге быел җәй көне “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан оештырылды һәм аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты, – дип билгеләп үтте Геннадий Емельянов.

“Игелеклелек планетасы” урнашкан яңа бинаны ачуда шәһәр советы депутатлары, Леонид Барышев, дәүләт учреждениеләре, эшмәкәрләр актив катнашты. Алар һәм хәйриячеләр, шәһәребез меценатлары, шушы эшкә битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән 1 миллионга якын акча җыярга мөмкин булды. Бу сумма әлеге бинаны төзәтүгә һәм җиһазлауга тотылды. 119 квадрат метр мәйдан биләүче бу йорт үзе бушлай файдалану шартларында, шәһәр тарафыннан бирелде.

– “Игелеклелек планетасы” чын-чынлап халык төзелешенә, халык проектына әверелде, аны булдыруда катнашканнарның барысына рәхмәт. Бу йортның балаларга хезмәт итәчәге аеруча куандыра. Аларның мөмкинлеге кайбер яктан чикләнгән булса да, иң мөһиме – сабыйларга булышучы һәркемнең тормыш энергиясе чиксез булсын, – дигән теләкләрен җиткерде Татарстан Рреспубликасы Дәүсовет депутаты Татьяна Ларионова.

Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев Таңсылу Хөснуллинага ноутбук бүләк итте.

– Оешманың барлыкка килүенә биш ел тулганда шундый матур бинага күчүебезгә без бик шат. Һәркемгә зур рәхмәт, – дип иганәчеләргә хөрмәтен белдерде Таңсылу Хөснуллина.

Геннадий Емельянов әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүчеләргә – Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе коллективына, “Эссен Продакшн АГ” җитештерү базасы башлыгы Сергей Шарычевка, Леонид Барышевка, “Эссен Продакшн АГ” генераль директоры киңәшчесе Илшат Шәйморатовка, “Чулпан” иминият компаниясе директоры Юлия Петровага, “Проект-төзелеш компаниясе” генераль директоры Рөстәм Зиннуровка Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Алия СИРАЕВА

Автор фотосы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net