Мөдәррис Әгъләмовның 1995 елгы әңгәмәсеннән: «Иң зур ямьсезлек сәясәттән башланган»
(Әңгәмәдәш - Заһи Мәхмүди)
Мөдәррис Әгъләм… Теле үткен, һәр җавабы — канатлы сүзгә тартым. Шигырьләрендә — халык язмышы, халык кайгысы. Әйтсә, берәгәйле әйтә. Әйдәгез, шагыйрьнең үзен тыңлап карыйк.
Мөдәррис абый, кеше Җиргә каян килгән?
Күктән түгел, әлбәттә. Без барыбыз да, җир-су хайваннары һәм үсемлекләр кебек, җирдә барлыкка килгәнбез. Католиклар да, православиелеләр дә, мөселманнар да — Җир кешеләре. Бер җирдә яшәсәк тә, җанварлар кебек бер-беребезне һәрвакыт ашарга әзербез. Читать дальше...