Главные новости Бийска
Бийск
Май
2022

Электрон сигарет модасы: «Вейперлар авыруы үлемгә китерергә мөмкин»

0
Электрон сигарет модасы: «Вейперлар авыруы үлемгә китерергә мөмкин»

Бер көнне дустым белән кинога барырга булдык. Романтика артыннан куып, билетларны арткы рәттән алдык. Әмма тынычлап утырып булмады, чөнки безнең белән бер рәттә 12-14 яшьләрдәге өч малай да бар иде.

Мәктәп балаларына электрон сигаретны кем сата?

Кинотеатрда бөтен залга ризык исен чыгарып, тавышланып утыручыларга беркемнең дә исе китми хәзер. Халык анда фильм карый-карый кыштырдап ашап алыр өчен дә килә. Берзаман экранга карап утырганда, күз алдында акрын гына тәмле исле пар күтәрелде. Малайларга күзне төшерсәк, кулларындагы электрон тәмәкене күреп алдык. Дустыма төртеп:

Кара син бу текә үсмерләргә! Япь-яшь килеш агуланып утыралар. Әти-әниләре белә микән? Кино урынына Мәскәү күрсәтерләр иде, – дидем.

Ә син нәрсә, белми идеңмени? Күптән түгел генә бер танышым үзенең элек тарткан электрон тәмәкесен мәктәп баласына сатты. Әле ул бала әнисенең Вконтакте бите аша язган: «Мине эштән җибәрмәделәр, электронканы минем улым килеп алачак, аптырамагыз», - дигән, очрашуга биш минут калгач. Дустыма сату хәерле булгач, биреп җибәргән инде. «Закон бозып кайттым. Тотсалар, бетте баш», - ди. Унсигез яшеннән узган егетләр кулыннан сатып алалар да, иптәшләре алдында мактанып йөриләр. Үзләренең борыныннан маңка агуы да туктаман, тизрәк никотин кирәк аларга! – ди, иптәшем. - Студентлар электронкаларны сатып, үзләренә акча эшлиләр. Ахыры турында әлегә беркем дә уйламый.

Киноны егерме минут караганнан соң, малайларның берсе безнең янга таба авышып утырды. Без моны сизсәк тә, белмәмешкә салыштык. Малай күзен дә алмыйча безгә карап тора:

Эй, - ди, берзаман. - Сез тартасызмы?

 Юк, ташладым, - дип, шаяртты дустым.

 Нишләп? – ди малай гаҗәпләнеп, - Миндә төрле-төрле тәмдә жижкалар бар.

 Каян алдың электронка? Зарарлы бит ул! – дим, кушылып.

Безнең компаниядә бөтенебез дә тарта. Шундый кайф!

Сиңа нәрсәгә кайф? Дәресләреңнән соң нерваларыңны тынычландырыргамы?

Ярар инде, мыскылламагыз. Тәмәке түгел бит бу, электронка гына.

Сөйләшеп утырганны ошатмаган алгы рәттәге кешеләр безгә кисәтү ясады. Шушында әңгәмәбез тәмамланды, тик сеанс буе төтен исен иснәп утырырга туры килде. Сорау туды: кинотеатрның камералары эшләми мәллә яки бу күренешкә күз йомалармы?

Дөрестән дә, урам буйлап барганда күп кенә студент һәм яшүсмер кулында электрон тарту җиһазлары, вейплар күзгә ташлана. Моның зарары хакында мәктәпләрдә аңлаталар микән?

  • Вейп – аккумулятор һәм җылыткыч элементлы пар генераторыннан торган матдә. Тәмәке тарту процессы җайланмада ясалучы парны сулау исәбенә имитацияләнә.
  • Жижа – су, пар куеруны арттыра торган глицерин, төрле ароматик өстәмәләр һәм никотиннан торган сыекча.

«Вейперлар авыруы үлемгә китерергә мөмкин»

Гади тәмәкеләрне күптән тартып, аның нинди нәтиҗәләргә китерүен беләбез. Ә глицериннан эшләнгән аксымны тарту безнең буын кешеләренә нинди зарар салыр?

Яшүсмерләр арасында вейп тарту модасының зарары турында ДРКБда пульмонология бүлеге педиатры, пульмонолог Илдар Зиннәтуллин белән сөйләштек:

 Табиблар «вейперлар авыруы» турында беренче тапкыр 2019 елда ишетте. АКШның авыруларны контрольдә тоту үзәге вейп һәм электрон тәмәке тарту сәбәпле үпкәләрнең зарарлануы хакында доклад чыгарды. Шул докладта бу авыруга рәсми исем бирелгән иде – EVALI. Рус телендә аны «вейперлар авыруы» дип атадылар. Әлеге хисапта күрсәтелгәнчә, пациентларның күбесе – 95 %ы көчле ютәлләүдән һәм күкрәк авыруыннан зарланган. Шулай ук авыручылар күңеле болгану, косу белән җәфаланган.

Вейп тарту балалар организмына нинди зыян сала?

Тышкы билгеләр буенча, үпкәләрнең ике ягы да ялкынсына. Бу очракта, ашыгыч рәвештә, ИВЛ аппаратына тоташтырылып, госпитализация кирәк. 2021 елның июнендә Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты электрон тәмәке белән җиңелчә зарарланган 17 яшьлек үсмерне коткару турында хәбәр итте. Бу – Россиядә теркәлгән беренче очрак. Икенчесе, кызганыч, үлем белән тәмамланды. Бийск шәһәрендә 2022 ел башында 12 яшьлек бала үлде. Вейплардагы глицерин бронхларга үтеп кереп, аны зарарлый һәм нәтиҗәдә үпкәләргә кислород җитми башлый. Гомумән алганда, электрон тәмәке тарту балаларга гына түгел, олыларның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Әмма үсеп килүче организмның үпкәсендә детоксикацияләү механизмнарының өлегермәве үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

Пульмонолог Зиннәтуллин Илдар

Фото: © 

Никотинлы электрон тәмәкеләр организмга түбәндәгечә тәэсир итә:

- ишетү һәм күрү сәләте начарая;

- калкансыман бизнең эшчәнлеге начарая;

- йөрәк тибеше ешая, ә ул гипертоник авыруга китерә;

- тән тиресе белән проблемалар барлыкка килә;

- репродуктив системага зыян килә;

- нерв киеренкелегенә, депрессиягә китерә;

- хәтер начарая;

- игътибар, фикерләү, күзаллау процесслары туктала;

- баш миенә зур йогынты ясала.

Яшьләр нинди фикердә?

Айдар Садриев, Казан энергетика колледжы студенты:

Тартмаган нәрсә калмады инде. Унбиш яшьтә кальян тарта башлаган идем. Аннары тәмәке, вейп, минифит белән мавыктым. Йөргән кызым белән якынлык кылганда, җенес органымның бозылуына игътибар иттем. Бик тә борчылдым. Интернетта никотинның зарары турында укып чыкканнан соң, бөтенләй тәмәкедән баш тарттым.

Рамил, Казан Федераль университеты студенты:

 Мин балачактан ук бронхиаль астма белән авырыйм. Шуңа да карамастан, клубка чыккач, иптәшләргә ияреп, вейплар тарта башладым. Башта компаниядә генә, ә аннары әниләр кирәк-яракка дип биргән акчага үземә сатып алдым. Сиздермәс өчен бәдрәфкә кереп тарта идем. Бүлмәдә бикләнеп тарткан вакытлар да булды. Әни ишеккә шакыса, кулым белән җилләтеп җибәрә идем. Бүген бөтенләй тартмыйм, чөнки сулыш юллары кысыла башлады.  Яшисе килә.

Егетләр кызларның вейп тартуына ничек карый икән? Шул хакта да сораштыру уздырдым.

Илдар Гарифуллин, 18 яшь:

Гашыйк булган кеше вейп түгел, сасы исле тәмәке тартканын да кичерер.

Динар Галиев, 21 яшь:

Вейп тарткан кызларга карашым тискәре. Кыз киләчәктә сәламәт бала табарга ниятләсә, бу эшне туктатырга кирәк. Миңа калса, вейпларның йогынтысы кызларга гына түгел, егетләргә дә көчле. Кыскасы, хәзер тартсалар да, яшь бару белән акыл керергә тиеш.  

Айнур Хәйруллин, 24 яшь:

Миндә негатив юк. Яшьләр атмосфера ясар өчен тарта. Егетләр көчле табак, кызлар җиңелрәкне сайлый. Аларга социаль челтәрәргә куяр өчен уенчык инде ул. Селфи төшеп мәш киләләр. Кайсы тартмый да әле аны, ә сториска бик теләп куя. Киресенчә дә булуы ихтимал. Тик шуны әйтим: өйләнгәч, атнага бер генә рөхсәт булачак.

Айрат Садриев, 19 яшь:

Йөргән кызымны тартырга үзем өйрәттем. Юләр буганмын инде. Көрәш белән шөгыльләнә башлагач, тартуны ташларга туры килде, ә менә кызымны хәзер арындырып булмый. Үкенәм.

Азат Хәйруллин, 22 яшь:

Тарткан кызлар сексуаль булып күренәләр. Ә сексуаль кызлар – бер төнгә.

Рафаэль Шәйхетдинов, 30 яшь:

Тарткан кызлар тизрәк картая. Теләсә кайсы иргә яшь хатын кирәк. Калганын үзләре уйласыннар.

Денис Гайнуллин, 27 яшь:

Таныш кыз ике ел элек тәмәке тарта башлаган иде. Бүген тешләре саргаеп беткәнне күрдем. Бигрәк ямьсез күренеш. Үзем тартсам да, янымда тартып торганнарын яратмыйм.






Загрузка...


Губернатор Алтайского края Виктор Томенко
Алтайский край

В столице Республики Беларусь Губернатор Алтайского края возложил венок к монументу Победы


Спорт в Алтайском крае
Алтайский край

Экс-глава Томска Ратнер организует футбольный турнир для ветеранов


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В России отреагировали на "скрытую баранку" и достижение Рыбакиной на Ролан Гаррос


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Алтайском крае
Алтайский край

Двое кузбассовцев застрелили лося в национальном парке на Алтае





Путин в Алтайском крае
Алтайский край

Граждане страны получают новую профессию благодаря национальным проектам


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в Алтайском крае


Здоровье в Алтайском крае


Частные объявления в Бийске, в Алтайском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Пинчук

Фотовыставка «Древнейшие пирамиды мира» пройдёт в Крыму



Бийск

В Алтайском крае открыли новую районную поликлинику

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net