Чаллы шахматчылары Төркиядә шахмат турнирында катнаша
(Истанбул, 12 гыйнвар, «Татар-инфрм», Рушания Алтай). Чаллының «Этюд» спорт мәктәбе шахматчылары бүген Төркиянең Измир каласында шахмат турнирында катнаша. Бу хакта Измир татар җәмгыяте рәисе Беһзат Акташ хәбәр итә.
Шахмат турниры 12-15 гыйнвар көннәрендә үтә. Анда татарстанлылар «Апайдын» төрек шахмат клубы белән көч сынаша.
«Чаллыдан 12-15 яшьләрендә 8 яшүсмер килгән. Тренерлары Рамил Хөснуллин — үзебезнең егет, без аны шәһәребездәге университетта югары белем алып йөргән вакыттан ук таныйбыз. Ул 2008 елда укуын тәмамлаганнан бирле Чаллы шәһәрендә шахмат клубын җитәкли», — диде Беһзат Акташ.
Шахмат буенча турнирны Измирдәге «Апайдын» шахмат клубы оештырган. Ярышлар шәһәр үзәгендәге «Methishotel» кунакханәсендә үтә. Чаллыдан килүче балалар юл чыгымнарын үзләре түләгән, яшәү, туклану һәм башка чыгымнарны оештыру комитеты үз өстенә алган.