Финляндия татары Истанбулда Дәрдмәнднең улы Гариф Рәмиев турында сөйләде
(Истанбул, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Танылган татар шагыйре һәм хәйрияче Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулу нисбәтеннән Истанбулда үткәрелгән конференциядә Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Окан Даһәр шагыйрьнең улы Гариф Рәмиев хакында сөйләде.
<~>Ул Дәрдмәнд ягъни Закир Рәмиевнең улы Гариф Рәмиевнең укучысы булуын, гарәп хәрефләре белән татарча укый-язарга аннан өйрәнүен әйтте.
<~>Окан әфәнде «Укытучым Гариф Рәми» дигән чыгышында Гариф Рәмиевнең сугыштан соңгы елларда Финляндиядә яшәвен, андагы татар балаларын укытуын, дин, тарих буенча белем бирүен аңлатты. Аның кайларда яшәве һәм гомеренең соңгы еллары турында мәгълүмат бирде. Ул укытучысы турында болай дип сөйләде: «Гариф Рәми бик яхшы укытучы иде. Белемле, зыялы. Озын буе һәм килешле киемнәре белән бер аристократ кебек күренә иде».
<~>Слайтлар ярдәмендә әзерләнгән чыгышында Окан Даһәр Гариф Рәмиевнең Финляндия татарлары тарихында зур урын тотуын билгеләп үтте. Шулай ук аның Эстониядә дә татар балаларын укытуын ассызыклады. Гариф Рәмиев исеменең Балтыйк буе мөселман халыклары белән бәйле инглиз телендә нәшер ителгән китапта урын алуын әйтте.
<~>«Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Рәмиевләр гаиләсенең тоткан урыны» дип аталган фәнни җыенга галим Окан Даһәр Финляндиядән махсус килгән.
<~>