Аша фаҗигасенә 32 ел: «Кызларның башларындагы бантиклары да эрегән иде»
1989 елның 4 июне төнендә булган фаҗига 20 гасырда тимер юлдагы иң зур һәлакәт буларак тарихка кереп кала. Транссебер магистраленең 1710 километрында Новосибирск-Адлер һәм Адлер-Новосибирск поездлары очрашкан вакытта уйсулыкта җыелган газ шартлый. Фаҗиганең сәбәбе — техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм очраклылык. Тимер юл янында нефтьүткәргеч төзелә. Әмма төзелеп бетеп килгәндә нефтьүткәргеч түгел, газүткәргеч кирәклеге ачыклана. Технологияне бозып, нефтьүткәргечне газүткәргечкә әйләндерәләр. Читать дальше...