Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт бирә башларга җыенмыйлар
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда кафе һәм рестораннарның төнлә эшләве өчен рөхсәт бирүне яңарту әлегә планлаштырылмый. «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әнә шул хакта җиткерде. Алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарына керетелгән кайсыбер үзгәрешләрдән соң, кафе һәм рестораннарга кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр эшләү өчен рөхсәт бирелгән иде. Әмма оешманың барлык хезмәткәрләренә дә вакцина ясалган булуы төп шарт итеп куелды. Медицина күрсәтмәсе блу сәбәпле прививка ясатмаучыларга гына искәрмә ясалды. Әмма Татарстанның санитар-эпидемиология комиссиясе карары белән, Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе июль аенда төнге уникедән соң җәмәгать туклану оещшмаларыннан мондый гаризалар кабул итүне туктатты.
«Авыручылар саны буенча вәзгыять тотрыклануга карамастан, августта әлеге саннар шактый югары булып кала бирә. Без әлегә чикләүләрне бетерә алмыйбыз. Монан тыш тагын бер күрсәткеч бар — олы яшьтәгеләр вакцина ясатырга ашыкмый. Республиканың олы яшьтәге халкының бары тик 33,7 проценты гына вакцина ясаткан. Шул сәбәпле, җәмәгать туклану оешмаларына төнлә эшләүгә рөхсәт бирү эше яңадан башларга планлаштырылмый», — диде спикер. Татарстанда барлыгы 23 рөхсәт бирелгән булган. Аларның унбише — Казанда, сигезе республика буенча.