Татарстанда беренче тапкыр 2 млн 370 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада беренче тапкыр 2 млн 370 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Татарстан Республикасында 2025 елда сөт җитештерү 2 млн 370 мең тоннага җиткән, бу – 2024 елга караганда 82 мең тоннага күбрәк, ягъни 103,6%. Бер сыердан уртача савым 8830 кг тәшкил итә – узган елга карата 556 кг га күбрәк, диелә министрлык хәбәрендә.
2025 елның 11 ае йомгаклары буенча сөт җитештерү күләме буенча алдынгылар:
- Мамадыш районының «Продпрограмма» АПК» ҖЧҖ – 94,4 мең тонна,
- Минзәлә районының «Камский бекон» ҖЧҖ – 75,8 мең тонна,
- «Вахитово» ҖЧҖ – 47,3 мең тонна,
- Әлки муниципаль районының «Красный Восток-Агро» АҖ – 41,5 мең тонна,
- Бөгелмә районының «Северная Нива Татарстан» ҖЧҖ – 39,8 мең тонна,
- Азнакай районының «Союз Агро» ҖЧҖ – 34,9 мең тонна,
- Саба районының «ПМК» ҖЧҖ – 30,9 мең тонна,
- Зеленодольск районының «Красный Восток-Агро» АҖ – 28,7 мең тонна,
- Мөслим районының «Август-Мөслим» ҖЧҖ – 26,3 мең тонна,
- Азнакай районының «Азнакай» А/Ф» ҖЧҖ – 24,1 мең тонна.
Бүгенге көндә республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына сөт буенча – нормадан 61%ка, ит буенча – 18%ка, йомырка буенча – 32%ка күбрәк җитештерәбез (норма: сөт – 325 кг, ит – 73 кг, йомырка – 260 данә).
Сөтчелек комплекслары төзү сөт җитештерү күләмнәрен арттыруда төп факторларның берсе булып санала.
Быел 10 мең 176 баш терлеккә исәпләнгән 18 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды.
Иң зурлар арасында:
- Кайбыч районында «Август‑Кайбыч» (3 700 баш),
- Кукмара районында «Вахитово» (1 002 баш),
- Әгерҗе районында Сәетов фермер хуҗалыгы (700 баш),
- Балтач районында «Маяк» (600 баш),
- Арча районында «Кызыл Яр» (500 баш).
Моннан тыш, 15 мең баш сыерга исәпләнгән 19 инвестиция проекты төрле стадияләрдә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында азык үзәкләрен оештыру өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә 24 районда 58 үзәк эшли, алар авыл хуҗалыгы оешмаларындагы 215 мең баштан артык терлеккә хезмәт күрсәтә. Шулардан быел 13,8 мең башка исәпләнгән 5 яңа үзәк ачылды. Хәзер Арча, Әтнә һәм Саба районнарында 3 азык үзәге төзелә.
Татарстанда сөт җитештерүне арттыру төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итәчәк, бу – «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора. Проект Россиянең агросәнәгать комплексын ныгытуга һәм төп туклану продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән, диелә министрлык хәбәрендә.
