Главные новости Ейска
Ейск
Июль
2023

«Хатыны тол калды...»: Су-25 очкычында һәлак булган Тимур Хисмәтуллины Әлмәттә җирлиләр

0

17 июльдә Краснодар краеның Ейск шәһәрендә Су-25 штурмовигы һәлакәткә очрап, диңгезгә килеп төште. Очкыч күнекмәләр ясаган булган. Һәлакәт сәбәбе – двигателе туктау. Пилот катапульта ясый, әмма биеклек аз булу сәбәпле, исән-имин котыла алмый – аякларын сындыра, парашют бауларында чуала һәм бата. Аны коткырырга тырышып карыйлар, тик ул һәлак була.

Пилот – Әлмәттән 27 яшьлек Хисмәтуллин Тимур Самат улы.

Фаҗигане пляжда ял итүчеләр күрә, ә самолет һәлакәте видеога эләгә. Видеодан аңлашылганча, ял итүчәләр никтер моның фаҗига икәнен һәм очучыны тизрәк коткарырга кирәк икәнлеген дә аңламый. Шул сәбәпле, кайбер блогерлар ял итүчеләрне кискен тәнкыйтькә тотты.

Тимур Әлмәттә туган. Ул 17нче мәктәптә белем алган һәм 2014 елда тәмамлаган.

«Интертат» Тимур Хисмәтуллинның якыннары белән элемтәгә чыкты. Тимурны иртәгә Әлмәттә җирлиләр, шул сәбәпле, әнисе Анна Хисмәтуллина сөйләшә алмавын әйтте, кыска комментарий белән генә чикләнде. Ул Тимурның хатыны тол калганын әйтте.

«Минем улым офицер, авиация эскадрильясының өлкән очучысы, гвардиянең өлкән лейтенанты», – диде ул.

Тимурның хатыны Диана Хисмәтуллина да әлегә берни сөйли алмавын әйтте.

Тимур Хисмәтуллин 17нче мәктәпнең директоры Эльза Смирнова һәм тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнара Гордюнина Тимурның уку йортында гел көтелгән кадерле кунак булуын әйттеләр.

«Тренировка очышы вакытында безнең мәктәпнең иң батыр, иң нык, иң игелекле һәм ачык йөзле чыгарылыш укучыларының берсе – Тимур Хисмәтуллин һәлак булды. Тимур мәңгегә безнең горурлыгыбыз һәм күп кенә егетләр өчен үрнәк булып калачак!

Тимур һәрвакыт мәктәптә еш һәм гел көтелгән кунак иде. Елмаючан, игелекле һәм мәктәп укытучыларына һәм хезмәткәрләренә бик игътибарлы иде. Күп еллар дәвамында 9 Май парадында катнашучы мәктәп балаларының сак төркеме командиры булды. Спортны ярата иде һәм барлык мәктәп эшләрендә актив катнаша иде. Кайгырабыз! Хәтерлибез!» – дип сөйләде ул.

Социаль челтәрләрдә Тимур Хисмәтуллин турында язалар:

«Аңа карыйм да, тамакка төер тыгыла – шулкадәр аз гына яшәп калган...»

«Бер ишегалдында үстек, бергә урамнарда йөрдек, кыю егет иде».

«Коткарырга кирәк иде, видео төшерергә түгел. Ярда бит көймәләр, катерлар булган».

«Кайчан бетәр икән инде бу? Әниләрнең чәчләре агара, хатыннар елый, балалар ятим кала...»

«Нинди матур егет. Бик кызганыч». «Яткан җирең оҗмах булсын, балакаем».

Тимур Хисмәтуллинны соңгы юлга озату 22 июль көне сәгать 10.00да Әлмәтнең Яшьләр үзәгенең актлар залында узачак. Панихида – Яшьләр үзәге янындагы чиркәүдә. Тимур Хисмәтуллинны Дан Аллеясында җирлиләр.






Загрузка...


Губернатор Краснодарского края Вениамин Кондратьев

Спорт в Краснодарском крае

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Краснодарском крае




Путин в Краснодарском крае

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Краснодарском крае


Частные объявления в Ейске, в Краснодарском крае и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net