Главные новости Воронежа
Воронеж
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Чикләрне киңәйтәбез»: Түбән Кама нефть, газ, химия шәһәрләре театрларын каршыларга җыена

0
  • 2023 елдан башлап Түбән Камада «Сибур» ачык акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында «Россиянең нефть, газ, химия шәһәрләре театры атналыгы» масштаблы проекты гамәлгә ашырыла. Мәдәни чараны оештыручылар билгеләвенчә, өч ел эчендә барлыгы 19274 тамашачы 46 спектакльне караган. Гомумән, 13 шәһәрдән 35 театр килгән.

Быел 27 марттан 3 апрельгә кадәр Мәскәү, Воронеж, Екатеринбург, Тверь, Казан, Әлмәт һәм Түбән Каманың әйдәп баручы театрлары шәһәрнең өч мәйданчыгында – халык иҗаты йортында, Түбән Кама яшь тамашачы театрында һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Фестиваль кысаларында 12 сәхнә әсәрен карап булачак.

Бәрхет пәрдә ачыла: Тамашачыны нәрсәләр көтә?

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты җитәкчесе Илнур Сәгыйтов белдереп үткәнчә, фестиваль кысаларында тамашачыларга 12 спектакль күрсәтеләчәк.

Ачылу тантанасы 27 мартта була. Сәхнәдә «Евгений Онегин» моноспектакле белән танылган кинематография актёры һәм режиссёры, Россия Федерациясенең атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Соңгы елларда без үз чикләребезне киңәйтәбез һәм тамашачылар залы кысаларыннан чыгабыз. Шәһәр халкы һәм кунаклар урам спектаклен дә карый алачак. Фестиваль программасында шулай ук Түбән Каманың әйдәп баручы театрларының да премьералары тәкъдим ителгән. Театр атналыгы кысаларында шулай ук мәктәп театрлары, үзешчән коллективлар һәм сәнгать сөючеләр өчен Россиянең әйдәп баручы актерлары белән иҗади очрашулар планлаштырылган, бу театр арты пәрдәсен ачарга һәм яшьләрне һөнәр сайларга рухландырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип белдерде спикер.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Ел саен дулкынланып һәм сөенеп көтеп алабыз»

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзе Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре буенча куелган спектаклен күрсәтмәкче. Аның премьерасы да яңа гына булды. Театрның баш режиссёры, Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Галиев:

Безнең Түбән Кама ягы соңгы елларда театр сәнгатендә дә үсеш кичерә. Һәрбер матурлык ниндидер чыганактан туа. Ул кечкенә проект кысаларыннан чыкты, зурайды, хәзер федераль дәрәҗәдә Россия театрларын берләштерәбез. Атналык кысаларында куела һәм тәкъдим ителәчәк спектакль – зур байлык! Тамашачылар, аларга йөреп, күңелдәге зәвыкны арттыра. Шулай ук Түбән Камада заман драматургиясенә багышланган тагын бер проект барлыкка килде, ул бөек Туфан Миңнуллин исемен йөртә. Ул былтыр беренче тапкыр үтте.

Ә әлеге фестивальгә килгәндә, ел саен без аны дулкынланып һәм сөенеп көтеп алабыз, – диде күренекле сәнгать эшлеклесе.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Яңа үрләргә старт бирәбез»

3 апрель көнне театр атналыгы легендар Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының «Көзге кайтаваз» комедиясе белән ябылачак.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Камал театры актёры, Татарстанның халык артисты һәм Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Фәнис Җиһанша:

Без Түбән Камага студент чакта ук йөри башладык, бу төбәкләрне Марсель Хәким улы Сәлимҗанов бик ярата иде. Хәтерләсәгез, без анда атналар буе гастрольләрдә була идек. Һәм әйтергә кирәк, биредәге тамашачы бер дә үзгәрмәде. Театрны, югары сәнгатьне ничек яраталар иде, бүгенгесе көндә дә тугрылыкны саклап киләләр. Алда әйтеп кителгән, Туфан Миңнуллин фестиваленә «Дуслар җыелган җирдә» спектакле белән килгән идек. «Көзге кайтаваз» белән ябабыз, дию дә дөрес түгел инде – яңа үрләргә старт бирәбез, – дип сөйләде Фәнис Җиһанша.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Галиҗәнап театр… Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай язганча, кире юлга җибәрми, уңга, яктылыкка илтүче бу сәнгать төре җәмгыять үсешенә дә зур йогынты ясап, күркәм сыйфатларны, әхлакый принципларны тәрбияләүгә ярдәм итә, буыннар бәйләнешен ныгыта. Әлеге фестиваль дә театр сәнгате үсешендә бер адым булсын иде. Әйләнде дә сәхнә, әйләнде, үз тирәли тибрәнде генә булмасын.

Фото: © «Татар-информ» архивы






Загрузка...


Губернатор Воронежской области Александр Гусев

Спорт в Воронежской области

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Воронежской области




Путин в Воронежской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Воронежской области


Частные объявления в Воронеже, в Воронежской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net