«Бергә эшләгәннәр»: коточкыч юл фаҗигасендә җиде кеше һәлак булган
Волгоград өлкәсендәге юл-транспорт һәлакәтендә җиде кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсе хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«Өч транспорт чарасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, үлүчеләрнең шәхесләре ачыклана», — дип хәбәр итә ведомство.
Юл һәлакәте Мәскәү вакыты белән якынча 18:16 сәгатьтә Р-22 «Каспий» юлының 763 нче километрында булган. Юлда ВАЗ, УАЗ автомобильләре һәм DAF йөк машинасы бәрелешкән. Көпчәге шартлау сәбәпле, фураның каршы як полосага чыгуы ихтимал, бу авария сәбәбе булырга мөмкин, дип фаразлана.
Һәлак булучылар арасында 17 яшьлек кыз бала да бар. Һәлак булучылар барысы бергә җирле оешмада эшләгәннәр. Төбәк башлыгы Андрей Бочаров тиешле ведомстволарга һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кушкан.
