Главные новости Великого Новгорода
Великий Новгород
Январь
2022

Күп акча эшләү өчен кая китәргә? — Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы

0
Күп акча эшләү өчен кая китәргә? — Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы

Иң күп хезмәт хакы күпме? Чукотка автономияле округында яшәүчеләр иң күп акча эшли. Регионда уртача хезмәт хакы 114 мең сум тәшкил итә, медиан хезмәт хакы — 96 мең сум тирәсе (медиан уртача хезмәт хакы турында соңрак аңлатыла). Росстат мәгълүматларына ышансаң, Чукоткада ярлылар юк диярлек. Халыкның нибары 1 проценты гына яшәү минимумыннан азрак акча эшли. Шул ук вакытта зур өлеше — 60 проценттан артыгы — аена 75 мең сум хезмәт хакы ала.  Иң югары хезмәт хакы түләнә торган 10 төбәкне барладык. Алар барысы да диярлек Ерак Көнчыгышта яки Себердә урнашкан. Бер якка гына билет алып Чукоткага китү турында төптән уйларга кирәк. Беренчедән, андагы хезмәт хакы Ерак Көнчыгыш өстәмәләре хисабына югары. Икенчедән, андагы бәяләр Татарстан яки Мәскәүнекеннән бик нык аерыла. Мисал өчен, Чукотка автономияле округында 1 кг яңа кыяр — 680 сум, 1 кг помидор — 570 сум, 1 кг алма — 404 сум тора. Димәк, Чукотка халкы азрак акча эшләсә, алар хәтта көндәлек азык-төлекне дә сатып ала алмас иде. Мәскәүдәге хезмәт хакы Мәскәү уртача хезмәт хакының күләме буенча икенче урында. Росстат буенча, мәскәүлеләр уртача 113 мең сум акча алып эшли. Тик шул ук вакытта башкалада медиан хезмәт хакы күпкә түбәнрәк — 76 мең сум тирәсе. Аерма сизелерлек. — Медиан хезмәт хакының уртача хезмәт хакыннан түбән булуы, монда зур хезмәт хакы алып эшли торган кешеләр бар дигән сүз. Алар бик күп булмаска да мөмкин. Әмма алар уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрә, — дип аңлата Россия икътисадчысы Андрей Мовчан. Мәскәү — Россиядә рәсми рәвештә аена 3 миллион сумнан артык акча алырга мөмкин булган бердәнбер шәһәр. Хәтта башкалада мондый хезмәт хакы алучылар күп түгел — 0,1 процент. Шуның хәтле кеше 1,5-3 миллион сум акча эшли. Диаграммада күрсәтелгәнчә, Мәскәүлеләрнең дүрттән бер өлеше аена 100-200 мең сум акча эшли. Халыкның тагын 16 проценты ай саен 75-100 мең сум акча ала. Шул ук вакытта Мәскәүдә 200дән 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучы кешеләр күп - 8 проценттан артык. Бу — илдә иң югары күрсәткеч. Россиянең күпчелек төбәкләрендә мондый хезмәт хакы булган кешеләр юк диярлек. Һәрхәлдә, Росстат моны раслый.   Иң түбән хезмәт хакы кайда? Ингушетиядә яшәүчеләр иң аз акча алып эшли. Төбәктә уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә. Бу Мәскәү белән чагыштырганда дүрт тапкырга кимрәк. Халыкның 40 проценты аена 20 мең сумнан кимрәк акча ала. Исемлектә икенче урында Дагыстан. Андагы халык аена уртача 30 мең сум акча эшли. Шул ук вакытта Дагыстанда хәерчелек чигендә яшәүчеләр аеруча күп. Халыкның 13 проценты 12 мең сумнан кимрәк акча ала. Халыкның яртысы диярлек аена 20 мең сумнан да артык акча эшли алмый. Хезмәт хакы иң түбән булган төбәкләр исемлегенә Татарстанның күршесе - Мордовия Республикасы да керә. Керемнәре түбән булган төбәкләр - икътисады көчсез булган, федераль үзәктән дотацияләнә торган төбәкләр. Бу өлкәләрдә кешеләр түбән хезмәт хакы түләнә торган эшкә дә риза, ә бюджет хезмәткәрләре хәтта югары хезмәт хакы алучылар исәбендә. Моннан тыш, мондый төбәкләрдә күләгәдә ята торган вак эшмәкәрлек ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак, — дип аңлата икътисад белгече Альберт Бикбов.  Татарстанда күпме акча эшлиләр? Тулаем алганда, аена 45,2 мең сум. Татарстанда уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 87 субъект арасында 35нче урында тора. Әмма медиана хезмәт хакы 10 мең сумга кимрәк. Ягъни Мәскәүдәге кебек үк, Татарстанда уртачадан күбрәк акча эшләүчеләр катламы бар. Тик шул ук вакытта халыкның 15 проценты аена 20 мең сумнан да артмаган хезмәт хакы ала. Мондый аерма булу Татарстанда акрынлап урта сыйныф юкка чыга бара дигән сүз. Моны без алдагы тикшеренүебездә дәлилләп күрсәткән идек. Шул ук хәл башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Мисал өчен, Түбән Новгород өлкәсе. Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча рейтингта ул Татарстаннан соң килә. Түбән Новгородта яшәүчеләр аена 45 мең сум акча эшли. Медиан хезмәт хакы - 35 мең сум. Тик Түбән Новгородтагы хезмәт хакы дәрәҗәсе нинди төркемнәргә бүленүен диаграммда карарга мөмкин. Диаграммада иң зур кисәк — кара-яшел төстә. Анда хезмәт хакы 20 мең сумнан да кимрәк булган халык күләме күрсәтелгән. Түбән Новгородтагыларның 20 проценты нәкъ менә шуның кадәр акча эшли. Халыкның тагын 10 проценты аена 20-30 мең сум акча ала, бу да аз түгел. Төбәкләрдәге хезмәт хакы нәрсәгә бәйле? Икътисадчы Андрей Мовчан фикеренчә, халыкның хезмәт хакы төбәктәге һөнәри палитрага — кемнең нәрсә белән мәшгуль булуына бәйле. Шул ук вакытта, төбәктә үз хезмәтләрен туган төбәктә генә түгел, читтә дә сата ала торган яхшы белемле кешеләр булуы да мөһим. — Авыл хуҗалыгы төбәкләре товарларны экспортка чыгара, ә хезмәтне түгел. Шул ук Краснодар краенда вәзгыять начар түгел. Тик барыбер массакүләм хезмәт хакы хезмәт базарын билгели, ягъни син монда гына эшли аласың дигән кагыйдә бар. Янәшәдә генә басу. Шул ук вакытта Казан яки Мәскәү программисты, контракт буенча эшләп, Төньяк Америкада хезмәт күрсәтә ала. Аларның мөмкинлекләре күбрәк, шуңа күрә керемнәре дә югарырак, — ди Андрей Мовчан. «Экспресс» кадрлар агентлыгы директоры Наталия Хисмәтуллина да Татарстанда IT- белгечләрнең башкалардан күбрәк акча эшләвен раслый. Яшь айтишник аена 50-70 мең сум хезмәт хакы ала.  — Аена 300-500 мең сум - бу тармак өчен нормаль хезмәт хакы. Бик күпләр чит ил компанияләре белән эшли, — ди Хисмәтуллина. Эксперт сүзләренә караганда, нефть эшкәртү тармагына кадрлар җитми. Логистика предприятиеләре актив үсештә, шуңа күрә кладовщиклар, курьерлар кирәк. Уртача алганда, алар аена 30 сумнан 50 мең сумга кадәр акча эшли.






Загрузка...


Губернатор Новгородской области Андрей Никитин
Москва

Собянин: Доля новейших вагонов в метро Москвы с 2010 года увеличилась в шесть раз


Спорт в Новгородской области
Новгородская область

Новгородский «Новград» стартовал в Третьей Лиге первенства России по футболу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Рафаэль Надаль пропустит Уимблдон ради подготовки к Олимпиаде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Новгородской области
Новгородская область

Переменная облачность ожидает новгородцев в пятницу





Путин в Новгородской области
Москва

Путин совершит на неделе региональную поездку и возложит цветы 22 июня


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко обратился к Рамафосе




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Трамп назвал Зеленского «величайшим торговцем» и пообещал разобраться с траншами Киеву


Навальный в Новгородской области


Здоровье в Новгородской области


Частные объявления в Великом Новгороде, в Новгородской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

"Как в раю": Джиган и Самойлова исполнили мечту знаменитой "диско-бабушки" из Коми



Великий Новгород

В Новгородской области возбуждено новое коррупционное дело в отношении должностного лица

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net