Контроль гаиләдән башлансын
Сентябрьдә генә дә Россия регионнарында синтетик тарту катнашмалары – спайслар кулланып 700дән күбрәк кеше агуланган, шуларның 25е үлгән. Корбаннар арасында мәктәп укучылары да бар. 1нче каналдан трансляцияләнүче “Әйдә, сөйләсеннәр” тапшыруының бер чыгарылышы әлеге вакыйганы анализлауга багышланды. Безнең районда күпләп спайс куллану 2008 елдан башланды. Алты ел эчендә 20гә якын спайс таратучы кулга алынды. Ә хәзер наркотиклар белән хәл ничек? Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Альберт Шакиров сөйләде.
- Сүземне спайсны фаш итүдән башлыйсым килә. Ул төрле химик матдәләр белән эшкәртелгән үләннәр рәвешендә сатыла. Гаять куркыныч наркотик. Спайс кешенең аңын “җимерә” – анда нигезсез курку, паника, галлюцинацияләр барлыкка килә, мондый наркотик кулланучылар арасында үз-үзенә кул салу очраклары да күп. Бәхеткә, районда мондый фактлар теркәлгәне юк.
- Спайсларның организмга хәтәр тәэсире турында сөйли-сөйли арыдык. Шулай да бу мораль “барып җитмәүче” кешеләр бармы? Спайс кулланучылар дип әйтүем?
-Районда 25 наркотик кулланучы профилактик, 19ы диспансер исәптә тора. “Кәефләндергеч”кә күбесенчә 20-25 яшьлекләр үрелә. Исәптә торучылар барысы да диярлек спайска “утырганнар”. Хәзер героин, марихуана һәм башка наркотиклар заманы артта калды.
- Ни өчен спайслар? Синтетик наркотиклар нәрсәсе белән шулкадәр җәлеп итә?
- Беренчедән, бәясе түбән булуы белән. Икенчедән, аларны ирекле сатып алу мөмкинлеге бар. Дөрес, күпчелеген куллану Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә законлы тыела. Ләкин тыючы исемлекне һаман тулыландырып торырга туры килә, чөнки синтетик наркотиклар әледән-әле яңарып тора.
- Наркотик таратучыларга җәза да катгый инде, югыйсә...
- Иртәме-соңмы наркотик белән бәйле җинаять кылучылар барыбер “эләгәләр”. Быел наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 12 җинаять эше теркәлде. Шуларның 11е спайслар, 1се мәк үстерү белән бәйле. 1 наркотик сатучы фаш ителде. Ул һәм тагын икәү спайсларны Ульяновск, Казан шәһәрләреннән ташыганнар.Соңгы икесе үзләре куллану өчен. Хәзерге көндә алар барысы да хөкем ителде. Калган хокук бозучылар наркотикларны саклау факты буенча тоткарланды. Шулай ук “кәефләндергечләр” кулланучыларга карата 13 административ беркетмә тутырылды.
-Наркотик куллануга каршы реаль көрәш юлын ничек күрәсез?
- Наркотик кулланучыларның ата-аналары, якыннары “ак үлем” таратучыларга карата закон йомшак, хокук саклау органнары эшләми, дияргә яраталар. Мин бу фикер белән килешмим. Без кечкенә генә детальне дә күздән ычкындырмаска тырышабыз. Контроль гаиләдән башлансын иде. Наркотиклар хәзер “контактсыз” юл белән, икенче төрле әйткәндә, интернет аша да таратыла. Шуңа да өлкәннәр балаларының, якыннарының интернет, телефон аша кем белән язышуына, аралашу даирәсенә игътибар итсеннәр иде.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.