Айдар Галимов: “Бабай булу – халык артисты исеменнән кадерлерәк” [эксклюзив интервью]
11 май көнне җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл беренче тапкыр әни булган иде. Кичә алар яңа туган кызларына мулладан Сафия дип исем куштырып, бәби чәе үткәрделәр.
– Аллага шөкер, бар да тәртиптә. Әни булуыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Бераз шок кичерәм. Минем өчен бөтенләй яңа, кызыклы тормыш башланды. Иң мөһиме янымда яраткан кешем, ярдәм итүче ирем Артур бар. Аңардан башка авыр булыр иде. Ике як әти-әниләремә дә рәхмәтләрем чиксез. Уфага килеп бала тапканыма да үкенмим.
– Мәскәүдә яшәсәк тә, күңелем Уфага әти-әниләребез, якыннарым янына тартылды. Шуңа Уфа клиник хастаханәсен сайладым. Бала тудыру йортыннан каршы алырга 50-60 кеше килде. Барысы да туганнар, якыннар, дуслар.
– Сафия исеменә күптән гашыйк идем. Кыз табасымны белгәч, шушы исемне кушарга теләдем. Чыннан да бик матур исем. Мулла да: “Бик мәгънәле, заманча исем сайлагансыз”, – диде. Ирем Артурга да бик ошады.
– Алла боерса җәй буе Уфада булырбыз дип торабыз. Әлегә тынчу Мәскәүгә барырга ашыкмыйбыз (елмая). Ирем Мәскәүдә эшләсә дә, әлегә отпуск ялында. Эшкә чыккач та, Мәскәүдән кайтып-китеп йөриячәк. Әти-әни янында бик рәхәт. Беренче бала булгач, барыбер куркыта бит инде. Баланы юындырганда да дөрес тотам микән дип борчыласың. Әти-әни янәшәсендә булгач, үземне дә тыныч хис итәм.
– Бик сөенделәр. Чыннан да гаиләдә беренче онык бит ул! Бигрәк тә әтием шатлана. “Бабай булу – халык артисты исеменнән кадерлерәк”, – ди ул (елмая). Кызыбыз янына килә, артык сокланмаска тырыша. Күзе тияр дип курка. Кызым да әтигә елмая.
Безне чыгарган көн
"Сафияне төрәбез"
Ире Артур белән
Эльза ГАЗИЗОВА
