Уфа хастаханәсендә 68 яшьлек хатын декабрьдә бала табарга җыена
Уфадагы Республика перинаталь үзәгендә 68 яшьлек авырлы хатын бала тудырырга җыена. Хәзер ул 36 атналык йөкле. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, хатын ЭКО ярдәмендә балага уза. Агентлык үз чыганаклары белән шул хакта хәбәр итте.
Бала быел декабрь азагында туар дип көтелә.