Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайткан
Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайткан. Бу хакта «Интертат»ка аның тормыш иптәше Наилә ханым Кулмакова хәбәр итте.
«Таһир хәрби операциягә Башкортстанның Туймазы шәһәреннән киткән иде. Ул әлегә шунда, военкоматта документ эшләре белән йөри. Без инде күрештек, Аллаһка шөкер, исән-сау.
Таһирның иҗатын яратучылар да: «Кайчан кайта?» – дип сорашып торалар. Социаль челтәрләрдә юлда булуына ишарә ясаган идек. Берничә көннән ул безнең янга Ульяновскига кайтачак. Бөтен кеше белән дә элемтәгә керер.
Иремне контракты төгәлләнү белән җибәрделәр. Яңадан китү нияте юк. Таһир сүзләренчә, анда икенче тапкыр бару кеше өчен психологик яктан бик авыр», – диде Наилә Кулмакова.
-
«Таһир–Зөһрә», «Яшьлегем чишмәләре» җырлары авторы Таһир Асылгәрәй махсус операциягә китә
-
Хәрби операциягә киткән җырчы Таһир Асылгәрәй турында хатыны: «Элемтәгә бик сирәк чыга»
-
Махсус операциядәге җырчы Таһир Асылгәрәй: «Ирекле тормышның тәмен хәзер кабаттан беләм»