Тупли авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче эшкуар Гөлсинә Якуб кызы ИСМӘГЫЙЛЕВАга (АБДУЛЛОВАга)!
Авылдашыбыз, күршебез! Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Иң матур теләкләр белән Шәкүровләр гаиләсе.