“Китап” радиосы эфирында яңгыраячак әсәрләрнең анонслары бирелә башлаячак
Тиздән “Китап” милли радиосы эфирында яңгырый торган әдәби әсәрләр программасы белән алдан танышып барып булачак. Бу хакта республика районнары массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашында узган матбугат конференциясендә радионың баш мөхәррире, концепция авторы Алмаз Миргаязов хәбәр итте.