Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Йөрәгем торган саен ныграк тибә» - Рөстәм Нәбиев дөньядагы иң биек тауга күтәрелү юлында

0

Ике миллионга якын аудиториясе булган популяр блогер Рөстәм Нәбиев җир шарының иң биек ноктасы - Эверест тавына менү өчен Непалга килгән. Рөстәмнең төрле биеклектәге тауларга менү тәҗрибәсе бар инде, ләкин Эверестка беренче тапкыр юл алуы. Хәзерге көндә блогер Лукла шәһәреннән алдагы биеклеккә күтәрелгән. Ул әкренләп акклиматизация уза. Ә экспедиция үзе май аенда башланачак. Рөстәм Нәбиев тауга менү этапларын блогында яктыртып бара.

«Бүген өйдән киткәнемә җиденче көн.

Без Лукла шәһәреннән вертолет белән 3600 чакрым биеклеккә күтәрелдек. Бу урын җирле халык телендә Коте дип атала. Луклада бернәрсә дә юньләп күренмәгән икән. Хәзер безнең алдыбызда – түбәләре кар белән капланган таулар, бозлы стеналар. Биеклектән һәм минем алдымда Гималай таулары булуын аңлаудан йөрәгем торган саен ныграк тибә.

Вертолеттан төшү белән безне биредә эшләүче бер хатын-кыз тантаналы рәвештә каршы алды. Һәркемнең муенына «хадак» дип аталган ак шарф бәйләде. Бу – буддизм символларының берсе. Шарфның төсе билгеле бер мәгънәгә ия. Ак төс – чисталык, ихласлык һәм изге ниятләр белән дигәнне аңлата.

Мин тауларга кулларымда күтәреләм. Башкалар өчен бу табигый түгел. Ләкин нәкъ менә монда бу артык зур әһәмияткә ия түгел. Таулар ничек «дөрес», дип сорамый. Син йә күтәреләсең, йә юк - алар бары тик шуны гына күрә.

Монда башка халәт. Тыныч. Барлык кирәкмәгән уйлар юкка чыга. Курку бармы дип сорарсыз? Минем уйлавымча, бу хис теләсә кайсы нормаль кешедә бар. Курку хисе безнең даими юлдашыбыз. Актив тормыш рәвеше алып барганда курку хисен тоймау мөмкин түгел. Кайбер моментларда ул көчәя, һәм бу нормаль күренеш. Давыл алдыннан да курку хисен тыеп булмый, хәтта үлем - тормышның бер өлеше икәнен аңласаң да», - дип яза ул.

Рөстәм - тауларга кулларында күтәрелүче дөньядагы бердәнбер кеше. Соңгы биш ел эчендә ул Эльбрус, Манаслу, Арарат, Казбек, Килиманджаро, Аконкагуа һәм Иремель тауларын яулады.

Рөстәм Нәбиев даими рәвештә гаиләсе белән элемтәдә булуын да билгеләп үткән.

Фото: Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net