«Хатыныннан ял итә» - Рафис Кәлимуллин концертында кызык хәл булган
Җырчы Рафис Кәлимуллин үзенең концертында иҗатына «мөкиббән» тамашачыны очраткан. Бу абый Рафиснең җырларын шул дәрәҗәдә ярата ки, хәтта, концертта рәхәтләнеп йоклап та киткән. Рафис янәшәсенә килеп микрофонга сөйли башлагач та тамашачысы уянмаган, йоклавын дәвам иткән.
«Дуслар, Рафис Кәлимуллин концерты шулкадәр рәхәт, анда, хәтта, йоклап та була. Менә «гулять» иткән бу абый кичә. Концертка билет алып килеп, йоклап утыргач, сорау туа. Бу абый нәрсә эшләп арган икән. Мондый хәл беренче тапкыр», – дип шәрехләгән видеоны җырчы.
Җырчы үзе беренче тапкыр дисә дә, язылучылары аның белән килешмәгән. «Яңа елда авылда синең концертыңда минем малай да йокы туйдырып кайткан иде шулай. Апа хәзер дә көлә», – дип, язып калдырган аңа берәү.
«Хатыныннан ял итә», «Өендә хатыны йокы бирмидер. ә монда акчасын түләп, тере тавышка рәхәтләнеп йокларга булган», «Димәк, концертың шуның кадәр генә» – дигән комментарийлар да калдырганнар.
