Төркиянең Анкара шәһәрендәге урамга татар мөгаллиме Мәрьям Атмаҗа исемен бирделәр
Төркия башкаласы Анкараның Чанкыя районында татар мөгаллиме Мәрьям Атмаҗа (кыз фамилиясе – Нигъмәтуллина) урамы барлыкка килгән.
«Әлегә кадәр бу райондагы Габдулла Тукай урамын белә идек, хәзер танылган мәгърифәтче Гобәйдулла Буби кызы Мәрьям Атмаҗа җәддәсе дә (зур урам) бар. Әгерҗенең Иж-Бубый авылында туып-үскән һәм бертуган Бубиларның мәгърифәтчелек юлын, изге эшләрен дәвам иткән Мәрьям хакында Төркиядә эзләнүләр соңгы елларда алып барылды. Оныкларын күрдек. Алар гыйлемле, гаярь йөрәкле татар әбиләре белән бик горурлана», – дигән «Татар-информ»га Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Аның әйтүенчә, Мәрьям Атмаҗа, тарихи вакыйгалар белән кайнап торган XX гасыр башында яшәгән белемле татар кызы, хәйрия эшләрендә актив була.
«46 яшендә Истанбулда намазлыгы өстендә йөрәге тотып вафат була. Галим Айдар Хәйретдинов 2020 елда исемен Татарстанга кайтарды. Минем Мәрьямгә багышланган тикшеренүләр, төрек телле тарихи чыганаклардан мөселман дөньясына мәгълүм Бубилар мәдрәсәсен, татар яшьләренең госманлы туфракларында белем алуларын өйрәнү белән үрелеп барды. Алла боерса, «Мәрьям Буби» исемле китабым Татарстан китап нәшриятында басылачак», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.
