Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Табиблар Татарстанда тычкан бизгәге һәм талпаннар турында: «Авыручылар артырга мөмкин»

0

Җылы һава торышы килүгә кимерүчеләр һәм талпаннар – табигый инфекция таратучылар активлашты. Татарстанда яшәүче ничә кеше инде зыян күргән? Тычкан бизгәге эпидемиясе көтеләме? Табигатьтә иминлекне ничек сакларга? Талпан кадалса нишләргә?

Татарстанда җылытты, бакча сезонына да озак калмый. Вакытларын табигатьтә уздырырга яратучылар өчен куркыныч якынлаша – табигый инфекцияләр чоры.

Бу авырулар кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак. Әлеге авыруларны кузгатучылар табигатьтә һәм көнкүрештә зарарланган предметларда озак вакыт саклана. Күпчелек очракта кешедән кешегә йокмый. Бу авырулар белән аларны таратучы хайваннар да авырмый.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Россиядә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы (ГЛПС) йоктыруның 88 проценты Идел буе федераль округына туры килә. Татарстанның барлык районнарында да бу авыруны йоктыру куркынычы бар. Вирус кимерүчеләр белән туры элемтә һәм һава-тузан юлы аркылы йога», – дип сөйләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Барыннан да бигрәк тычкан бизгәге йоктыру куркынычы дача тотучыларга, шулай ук фермерларга, урманчыларга, геологларга, нефтьчеләргә яный. Роспотребнадзор искәрткәнчә, эш бирүчеләр хезмәткәрләренең табигый урыннарда эшләве өчен имин шартлар тудырырга тиеш.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

2026 елның өч аенда Татарстанда тычкан бизгәге йоктыруның 57 очрагы теркәлгән инде. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны артмаган.

«Һәр өч-дүрт ел саен Татарстанда ГЛПС белән авыручылар саны артуын күрәбез. Быел кимерүчеләрнең үрчүенә уңай шартлар булуын искә алып, инфекция очраклары артырга мөмкин. Ул кинәт һәм югары булмасын өчен тиешле барлык чараларны уздырырга кирәк», – диде Любовь Авдонина.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Беренче билгеләре ОРВИга ошаган»

«Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең инкубация чоры якынча ике атна дәвам итә. Беренче билгеләре ОРВИга ошаган: температура күтәрелә, баш авырта. Үзенә генә хас аерым билгеләре юк», – дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов.

Дүртенче-бишенче көнгә бөерләр сиздерә башлый – бил авырта, бәвел күләме кими, төсе үзгәрә. Тиредә геморрагик тимгелләр барлыкка килергә мөмкин, шулай ук күз күреме начарлана – күз алды томанлы булып тора.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Шуннан соң авыруның киләсе этабы башлана – бәвелнең тәүлеклек күләме арта. Соңыннан организм әкренләп хәлләнә, тик кеше хәлсезлек тоярга мөмкин. Әмма авыруның бөтен очраклары да болай тыныч кына узмый. Үлем куркынычы белән яный торган өзлегүләр дә бар: инфекцион-токсик шок, тамырлар эчендә кан оюның диссеминацияле синдромы, баш мие зарарлану.

«Инфекция кешедән кешегә йокмый, әмма аны йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваларга кирәк. Заманча медицина вируска антитәнчекләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Диагностиканың мөһим ысулы – корсак куышлыгы органнарына, аеруча бөергә УЗИ ясау. ГЛПС булганда үпкәләр дә зарарланырга мөмкин, шуңа күрә күкрәк читлегенә компьютер томографиясе ясату да артык булмый», – диде Халит Хәертдинов.

Талпан энцефалитыннан Татарстанда 6 меңнән артык кеше вакцинация ясата

Татарстанда талпаннар да уянды. Республикада яшәүче 35 кеше талпан кадалып медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән инде. Сезон башланганнан соң беренче талпан кадалу очрагы 25 мартта Биектау районында булган.

«Узган елда апрель башына талпан кадалу буенча 62 очрак булган. Ягъни, быелга караганда ике тапкырга күбрәк», – дип өстәде Любовь Авдонина.

Талпаннар энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авыруларны тарата. Татарстанның утыз районы талпан энцефалиты буенча, ә республикадагы бөтен районнар да боррелиоз буенча эндемик булып тора.

«Без ел саен энцефалитның берән-сәрән очракларын теркибез, еш кына алар читтән «кайткан» була. Ә боррелиозның елына якынча 50 очрагы теркәлә. Бүгенгә талпан инфекцияләрен йоктыру очраклары юк», – диде Любовь Авдонина.

Тычкан бизгәгеннән аермалы буларак, талпан энцефалитыннан прививка ярдәмендә сакланырга була. Узган елда инфекциядән 7 200 кеше вакцинация узган. Быел 6 427 кешегә вакцина ясау планлаштырыла. Бүгенгә 2 670 кеше (планнан 42 процент) прививка ясаткан, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Шәһәр читендәге йортка килгәч, юып-чистартып чыгарга кирәк

«Табигый-чыганак инфекцияләрен кисәтүнең республикада уздырыла торган төп чаралары – территорияләрне үзәкләштерелгән рәвештә эшкәртү. Аларга кар эрегәч керешәләр. Искәртеп үтим, бу республиканың бөтен территориясендә дә уздырылмый, ә әһәмиятле һәм кеше күп йөри торган урыннарда – паркларда, скверларда, җәйге сәламәтләндерү оешмаларда, зиратларда уздырыла», – диде Любовь Авдонина.

Табиблар тычкан бизгәге һәм талпан инфекцияләрен кисәтү ысулларын да искәртте.

  • Дача йортында калдырылган ризыкларда кимерүчеләр эзе күрсәгез, аларны юк итегез. Ризыкларны тычканнардан саклау өчен аларны тыгызлап төргәкләгез һәм ябыгыз.
  • Шәһәр читендәге йортка килгәч, хлор һәм дезинфекция чаралары кулланып юеш чүпрәкләр белән юып-чистартып, җыештырып чыгыгыз. Перчатка һәм репсиратор, калын кием киегез, әмма ашар алдыннан аны һичшиксез салырга кирәк.
  • Өйнең бөтен бүлмәләрен, шулай ук подвалны да җыештырырга кирәк. Ихатада корыган агачларны, коры чыбык-чабыкларны, үләнне җыештырып түгәргә кирәк.
  • Бүлмәләрне җилләтегез.
  • Әгәр урманга барырга җыенасыз икән, киенүне алдан ук хәстәрләгез: баш һәм муен капланган булырга тиеш. Талпаннардан репеллентларны тәнгә түгел, нәкъ менә киемгә сөртәләр.
  • Әгәр талпан кадалган икән инде, аны бик сак кына алырга кирәк. Иң яхшысы – медицина оешмасына мөрәҗәгать итү.
  • «Әгәр талпанны үзегез алгансыз икән, аны тикшерү өчен һичшиксез лабораториягә алып барырга кирәк. Әгәр аның инфекцияле булуы ачыкланса, вакыт әрәм булмый. Табиблар профилактик дәвалану билгели һәм авыру үсешен булдырмый», – дип сөйләде Халит Хәертдинов.

    Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов






    Загрузка...


    Губернаторы России

    Спорт в России и мире

    Загрузка...

    Все новости спорта сегодня


    Новости тенниса

    Загрузка...


    123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


    Загрузка...

    Загрузка...

    Экология в России и мире




    Путин в России и мире

    Лукашенко в Беларуси и мире



    123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    123ru.net — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






    Здоровье в России и мире


    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






    Загрузка...

    Загрузка...





    Друзья 123ru.net


    Информационные партнёры 123ru.net



    Спонсоры 123ru.net