Табиб йоклап булмау сәбәпләрен әйтте
Организмда D витамины, В төркеме витаминнары һәм тимер җитмәү башка тискәре нәтиҗәләр белән беррәттән йокы бозылуга китерергә мөмкин. Бу хакта сомнолог табиб Павел Кудинов кисәтте. Бу турыда «Радио 1» яза.
Аның сүзләренчә, еш кына төнге ял проблемалары режим бозылу сәбәпле барлыкка килә — кеше төрле вакытта йокларга ята һәм уяна. Шулай ук йокы сыйфатын борчылу халәте, депрессия һәм йоклаганда сулыш туктап тору да начарайта ала. Моннан тыш, йокысызлык витаминнар һәм тимер җитмәү фонында да барлыкка килергә мөмкин.
«Йокысызлык D витамины җитмәү сәбәпле дә үсәргә мөмкин, чөнки ул «йокы гормоны» мелатонин барлыкка килүдә катнаша һәм баш миендәге аның эшчәнлеге өчен җаваплы булган махсус аксымнар формалашуда роль уйный. Шулай ук төнге ял сыйфатына В төркеме витаминнары җитмәү дә йогынты ясый», — дип сөйләгән Кудинов.
Табиб сүзләренчә, йокы проблемалары тимер җитмәү аркасында да барлыкка килергә мөмкин. Әгәр ферритин дәрәҗәсе түбән булса, нерв системасы эше бозылырга яки «тынгысыз аяклар» синдромы артырга мөмкин, бу нормаль йоклап китүгә комачаулый.
Йокысызлык булганда Кудинов иң элек йокы режимын җайга салырга киңәш итә. Әгәр бу ярдәм итмәсә, табибка мөрәҗәгать итеп, проблеманың сәбәбен ачыкларга кирәк.
