Милли музей серләре: Алтын Бөртекнең кабер ташы, онытылган Чанышев һәм башкалар
Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов «Интертат»ка биргән интервьюда Милли музейны һәм гомумән музейлардагы хәзинәләрне әдәбият аша популярлаштыру, Милли музей фондларында татар әдәбияты өчен кызыклы темалар һәм материалларның күп булуы турында сөйләгән иде. Айрат Фәйзрахманов «детективлы тарихлар, мистикалы әйберләр» белән кызыктырган иде.
- Ничек уйлыйсыз – татар әдәбияты музей хәзинәләрен популярлаштырырга ярдәм итә аламы? Ниндидер романнар аша, мәсәлән. Булгаков әсәре аша Мәскәүнең «Патриаршие пруды» популярлашкан кебек.
- Ул якларын уйларга кирәк. Һәр кызык экспонатның үз тарихы бар – ничек килеп эләккән, кайдан табылган. Каролинг кылычларының тарихы да детективка тиң. Андый детективлы тарихлар бездә аз түгел. Мистикалы әйберләр дә юк түгел.
Язучы килсә...
...тарихлар сөйләп бирә алабыз.
Милли музейга журналистларга «Сирәк ядкәрьләр бүлмәсе» тәкъдим ителгәндә килгән идем дә, әлеге сәфәрем генераль директоры Айрат Фәйзрахманов белән музей заллары буйлап экскурсиягә әверелде. Шәхси экскурсоводым белән әдәбиятка да күчә алган кайбер музей хәзинәләре турында сөйләштек.
Алтын Бөртек тарихы
Татарстан милли музее фондында Алтын Бөртек исемле хатын-кызның 1297 елгы кабер ташы сакланган, ниһаять, аны экспозициягә чыгарырга булганнар.
«Иң борынгы язма Алтын Бөртек исеме белән бәйле. Бу кабер ташы Кабан шәһәрчегендә табылган. Бу бездә сакланган иң борынгы кабер ташларының берсе. Монастырь монахлары Шиһабетдин Мәрҗанига өч таш тапшырган булганнар. Ул ташларның берсе югалган – безгә килеп җитмәгән. Ә икесе ниндидер юллар белән безгә килеп эләккән, бу таш – шуларның берсе», – дип сөйли Айрат Фәйзрахманов.
Кабан шәһәрчеге булган урынны «Сөембикә бакчалары» дип тә атаганнар. Анда Архиерей дачасы урнашкан, Яңа Иерусалим монастыре тора.
Алтын Бөртек турында төгәл мәгълүмат юк: Алтын Урда наместнигының хатыны яки кызы булганмы Алтын Бөртек, Болгар элитасыннан булганмы – билгесез. Галимнәр аның нәселе кыпчак төркеменә караганлыгын әйтәләр.
Безнең ташлар кую традициясе Алтын Урда чорында гына килеп чыккан. Татар тарихында иң борынгы ташлар XIII гасырның икенче яртысына карый – алар гарәп графикасы белән язылган. XIII гасырга караган кабер ташлары күп түгел. Татарстанда рун язулы кабер ташлары юк – болгарлар андый ташлар куймаган, бездә бит балбаллар да юк. Бәлки болгарлар җирләгәндә агачка гына язганнардыр. Мондый ташларга язу өчен икътисадның үсеше булырга тиеш – ташны китерү, аны яза алучы останың да, укый алучы гыйлемле кешеләрнең дә булуы. Мондый ташлар куелган икән, ул вакытта аларны язучы һәм укучы белемле кешеләрнең катлавы булган, димәк.
Безгә лапидарий кирәкме?
Кирәк. Музеймы, экспозицияме... беренчедән, аның өчен хранилище кирәк. Бу салкын бүлмә булырга тиеш. Ул мирас янында булса яхшы булыр иде – зират янында, мәсәлән. Бу мәсьәлә карала, дәүләтнең моңа игътибары бар.
Андый ташлар Татарстан буенча бик күп. Әмма аларны җыю җиңел эш түгел, кран белән алсаң, җимерелә, кул белән күтәрергә нинди көч кирәк. Аларның өстенә лапас ясап куярга гына кирәк, чөнки ул ташларны кабердән аеру дөрес булмас. Яңа татар бистәсе зиратында кабере калмыйча, сакланган ташлар бар. Кабере сакланмыйча аунап яткан ташларны бер урынга җыйсаң, яхшы булыр иде, – диде Айрат.
Бертуган Крестовниковлар һәм татарлар
Аннары Казанның төп тарихи һәм табигый символларының берсе – Кабан күленә багышланган күргәзмәне урап чыктык.
Күргәзмәдә Кабан күленең монгол чорына кадәрге тарихы, XVII гасырдан XIX гасырга кадәрге гасырларны да кертеп, бөтен XX гасыр, шулай ук 2018 елдан күлне төзекләндерү чоры тәкъдим ителгән. Кабан белән бәйле фотосурәтләр, картиналар һәм төрле инсталляцияләр бар.
«Нэфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте (тарихы Бертуган Крестовниковларның сабын, шәм заводларына барып тоташа) күргәзмә өчен су агыза торган агач торба кисәге биреп торган, шундый ук торбаның зурысын – 3 метрлысын музей фондлары өчен бүләк иткәннәр. Шулай ук, агач сандык рәвешле шәм тартмасы да бүләк иткәннәр.
«Бертуган Крестовниковлар заводында күпчелек эшче татар булган, гәрчә ул рус авылы Пләтәндә урнашса да. Яңа татар бистәсендә яшәгән кешеләр анда эшләп, шунда урнаша башлаганнар. Әҗем мәчете шунда – кайчандыр рус авылы булган урында тора», – дип аңлатты Айрат Фәйзрахманов.
«Без бәлки хәситәләрне дә саклап кала алмаган булыр идек. Хатын-кыз аны кулланган, ләкин буыннан-буынга тапшырмаган, чөнки ул аны көндәлек тормышта куллана торган әйбер итеп караган. Хатын-кыз аны бер төрле тезеп, аннары сүтеп икенче төрле тезә алган. Уйлап карасаң, ул бит гади генә тукымага тезелгән зиннәтле әйберләр. Рус коллекционерлары аның кыйммәтен күреп, саклап калганнар...»
Якуб Чанышев тарихы
«Әйдә, бер уникаль шәхесне күрсәтим әле», – диде Айрат инде музей залларын карап бетереп килгәндә. Витринада Якуб Чанышевның фоторәсеме һәм документлары иде.
Айрат Фәйзрахманов: «Казанда Ершов белән бергә революцияне башкарган кешеләрнең берсе – штаб җитәкчесе булган, ягъни Октябрь революциясенең төп эшлеклеләренең берсе. Иң мөһиме – ул морза нәселеннән һәм ул нәсел Чыңгыз токымына килеп тоташа. Яшь булган, Вахитовлар белән бергә мөселман полкларын җыйган. 1920 елда Фрунзе гаскәрләре эчендә Бохараны, Сәмәркандны алганнар. Татар бригадалары Бохара әмирлекләрен җимергән кешеләр. Бохарада Мангыт династиясе кешеләре утырган. Әстерхан ханнары династиясенең бер өлеше Бохара якларына качкан һәм шунда хан булып киткәннәр. Бу династия көчсезләнгәч, аларын Мангытлар бәреп төшерә һәм үзләре хан булып китә. Ә монда Чыңгызлар дәвамчысы булган Чанышев аларны бәреп төшерүдә катнаша.
Соңрак бераз репрессиягә дә эләгә, аннары Бөек Ватан сугышында генерал-лейтенант дәрәҗәсен ала. 1987 елда 95 яшендә вафат була – ул әле үзгәртеп коруны да бераз күреп кала. Дөньялар үзгәргәч аның исемен мәңгеләштереп өлгермәгәннәр, аннары инде онытыла. Әмма мин аны күтәрергә кирәк дип саныйм. Андый званиедәге татарлар 3 кенә кеше: Галиев, Сафиуллин һәм Чанышев».
ххх
Болар – музей фондларында сакланган тарихларның азы гына, әлбәттә. Язучыларга Милли музей һәм аның филиалларының ишекләре ачык.
