Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татар театрларында апрель премьералары

0

Апрель аенда республиканың татар дәүләт театрлары нинди спектакльләр чыгара – барлап чыктык. Әйтик, бик күп татар театры тамашачысын нәкъ менә 10, 11 апрельдә премьерага чакыра.

Әлмәт театры 10, 11 апрельдә «Иске өйдә җил йөри» дип аталган спектакльгә чакыра. Әсәрне Динә Сафина махсус заказ белән язган, режиссер – Сәрдәр Тагировски.

«Яшь буынның сайлау алдында калуы турында заманча драма. Дәү әниләре үлгәннән соң, өч онык балачаклары узган йортка кайта һәм өч төрле дөреслек белән очраша. Олы апалары үткәннәр турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, ир туганнары акчаны киләчәктә файдалану өчен йортны сатарга тели, кече сеңелләре икесен дә аңларга тырыша», дип яза театр.

Әтнә театры татар театрының 120 еллыгы уңаеннан 11 апрельдә Галиәсгар Камал «Бәхетсез егет» драмасын чыгара. Режиссер – Рамил Фазлыев.

Камал театрында 10, 11, 12 апрельдә - Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр»е. Режиссер – Илгиз Зәйниев.

Тинчурин театрында 10, 11 апрельдә Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасына чакыра. Режиссер – Айдар Җаббаров.

Түбән Кама театрында да премьера: 10, 11 апрельдә үсмерләр арасында буллинг темасына багышланган «Балкыш» спектакле. Автор – Влада Ольховская. Режиссер – Анна Потапова.

«Каты буллинг – җәберләү өчен җәзага тартылган бер төркем яшүсмерләрне мәҗбүриләп пансионатка тәрбияви семинарга алып баралар. Ләкин язмыш аларга көтелмәгән борылыш әзерли… Влада Ольховскаяның мистик триллеры буенча куелган кискен сюжет борылышларына бай булган «Балкыш» спектакле серлелек атмосферасына чумдыра, тамашачыларга детектив ролен уйнарга мөмкинлек бирә», дип яза театр.

Санкт-Петербургта да татарча спектакль премьерасы – Питер татар театры 12 апрельдә Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» дип аталган комедиясе белән сөендерәчәк. Премьера Шелгунов исемендәге мәдәният йортында булачак. Режиссер – Ленар Хаҗиев.

Ә 25, 26 апрельдә «Әкият» курчак театрында Габдулла Тукайның «Шүрәле»се – Илгиз Зәйниев чыгара.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net