Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Җан авазы: «Тантана» өчен җаваплы берлекнең җавапсызлык тантанасы

0

«Тантана» театр премиясенә багышланган матбугат конференциясендә яңгыраган мәгълүмат:

«Тантана» театр премиясен бирү тантанасы быел Әтнә театрында үтәчәк. Чөнки быел Әтнә театрының дәүләт театры статусын алуына - 15 ел. «Тантана» театр премиясенең үзенә - 15 ел. Быел Тукайның тууына - 140 ел, ә Әтнә театры Тукай исемен йөртә. Кыскасы, быел театр премиясен бирү тантанасының Әтнәдә булуы бик табигый.

Быел «Тантана» театр премиясенә республиканың дәүләт, муниципаль һәм шәхси театрлардан 70тән артык гариза кергән. Аларның барысын да комиссия әгъзалары театрларның үзләренә йөреп тә, экраннардан да җентекләп карап чыккан. «Хәтта «передозировка» булды», – диде комиссия әгъзаларының берсе Альбина Әпсәләмова.

Матбугат конференциясе бик саллы булырга тиеш иде. Саллы-саллы спикерлар буласы хәбәр ителгәч, саллы-саллы сораулар әзерләп куйган идек. Әйтик, «Камал театрының «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт», Тинчурин театрының «Тәрәзәмә кем шакый?», «Хыял артыннан» кебек спектакльләренең читтә калуы ни белән аңлатыла?», дигән иң өстә яткан сораудан алып, «Билгеле бер театр штатында торган кешеләрнең (Камал театры вәкилләре турында сүз бара – авт.) комиссиядә булуы гаделлек мәсьәләсендә шик тудырмыймы?» дигән мәңгелек сорауны тагын бер кат кабатлап, музыкаль театр номинациясенә бәйле сорауларны да кертеп, «Тантана»ның форматы «Алтын битлек» форматына күчәргә мөмкинме?» кебек перспективаны да күздә тоткан сораулар да биреләсе иде. Әмма ул сорауларны бирдең ни дә, бирмәдең ни, «в ответ тишина» булачак иде. «Крикну, а в ответ – тишина», дип Алла Пугачева җырлыймы әле?

Ә бит матбугат конференциясенә мәдәният министры Ирада Әюпова үзе яки урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин һәм «Казан» журналы баш мөхәррире, комиссия әгъзасы Альбина Әпсәләмова катнашырга тиеш иде – журналистларга җибәрелгән чакыруда шундый мәгълүмат.

Әмма Ирада Әюпова һәм Дамир Натфуллинның кичектереп булмый торган эшләре чыгып, җаваплы бүлек җитәкчесе Светлана Гыйләҗиева гына килде – ул рәсми мәгълүматларны бирде. Ә менә Фәрит Бикчәнтәев үзе дә килмәде, үзе урынына җаваплы кеше дә тәкъдим итмәгән. Матбугат конференциясенә килгән ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Лилия Гәрәева җитәкчесенең килә алмау сәбәбен әйтмәде, дөресрәге, сәбәбен белмәвен әйтте. Шулай итеп, журналистлар каршысына спикер буларак, Ленур Зәйнуллин, Светлана Гыйләҗиева һәм Альбина Әпсәләмова чыкты.

Светлана Гыйләҗиева бүлектә яңа кеше, әле ул темага кереп кенә килә. Залда утырган Лилия Гәрәеваның Эльмира Фәтхуллинаны алыштыруына бер ай чамасы гына – моңарчы теманы бер театр контекстында гына белгән кеше (Кариев һәм Тинчурин театрларында директор урынбасары булган – авт). Димәк, азмы-күпме нидер әйтә алган Альбина кала, гәрчә ул да профессиональ театр белгече булмаса да.

Кайбер спектакльләрнең ни өчен керми калуын Альбина көчле спектакльләрнең күп булуы белән аңлатты. Килешмим, быелгы театр сезонын ул кадәр көчле «вау»-сезон димәс идем. Әйе, быел Түбән Кама театры югары сикерде («Көз», «Борһан йорты») – моны театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтованың уңышы дип бәялик. Ә тагын? Кариев театрының («Тынлык»), Әлмәт театрының («Өзелгән көй») һәм Буа театрының («Каюм Беренче») шәхесләр турындагы спектакльләрен аерып билгеләп үтәр идем. Салават Юзеевның дебюты («Тәрәзәмә кем шакый?) игътибарга лаек. Тагын...

ххх

27 март көнне республиканың театраль тормышы Әтнә театрында балкыячак. Әмма мин анда, беренче чиратта, Әтнә театрының матур бәйрәм ясавын карарга барырмын, мөгаен. Чөнки комиссия билгеләгән номинацияләр мине канәгатьләндереп бетерми. Әйе, болай дип әйтергә хакым бар кебек – чөнки мин ул спектакльләрнең күбесен күрдем һәм комиссия әгъзаларыннан (кайберләреннән) аермалы буларак, «телевизордан» карамадым. Чөнки театр - тере сәнгать!

Ә журналистлар бирәсе килгән, әмма бирерлек спикер булмау аркасында бирелми калган сораулар ачык кала.

«Тантана» премиясе номинантлары турында мәгълүмат:

«Тантана» театр премиясенең быелгы номинантлары исемлеге билгеле

Комиссия турында мәгълүмат:

  • «Тантана» комиссиясендә федераль театр белгечләреннән Россия театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты җитәкчесе Мария Шишкина, «Федерация» театр фестиваленең арт-директоры Марина Корчак, Александрийский театрның иҗат-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Елена Герусова кертелгән – алар спектакльләрне видеоязмалардан җентекләп караучылар. Ләкин алар милли контекстны белми. Ә моны белү кирәк.
  • Ни кызганыч, комиссиядә ел саен Камал театры вәкилләре булуын дәвам итә - Камал театры хезмәткәрләре Гөлшат Фәттахова, Гөлназ Хәсәнова быел да бар. Комиссия әгъзалары шулай ук - театр белгече Нияз Игъламов, ИЯЛИ галиме Елена Шевченко, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net