Добавить новость
123ru.net
Intertat.ru
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Гөлназ Шәрипҗанова өченчегә әни булды: «Сабыем янәшәмдә, тәмле исләрен иснәп ятам»

0

Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә зур вакыйга – кичә алар өч балалы әти-әни булдылар. Әлеге иҗади гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салды. Без, Гөлназ белән элемтәгә чыгып, аны тагын бер тапкыр әни булуы белән котладык.

Мин Асылбикә белән Минтимерне вакытыннан бераз гына алдарак тапкан идем. ПДР 26 мартка билгеләнгән иде, тик үзем өченчесен дә шулай алданрак табармын дип уйлап йөрдем. Шуның өстенә: «Бала зур, табу җиңел булсын өчен озак йөрмәскә тырыш», – дип тә әйттеләр. Ләкин бу синнән генә торса икән (көлә). Мин соңгы көнгәчә актив тормыш рәвеше алып бардым. Бер җирем дә авыртмады. Бары тик, шактый авырлык җыйганга, аякларыма төшә иде. Шулай ук ерак юлларга чыгарга җөрьәт итмәдем, чөнки өченче бала бик тиз туарга мөмкин, дип ышандырдылар.

Ләкин бу бер дә алай булып чыкмады. 23 март көнне тулгагым башлануын тоюга табибыма яздым. Бәби тудыру йортына бару белән үк ул мине калдырачагын әйтте. Ике баламны да дүрт сәгать эчендә тапкач, өченчесе дә шулай булыр, дип өметләнгән идем. Кызыбызның планнары башкача булып чыкты. Бәби тудыру залларындагы бөтен кызлар, табып, палаталарга чыгып киттеләр. Сменалары бетеп, табиблар, акушерлар алышынды.Ә мин тапмыйм да, тапмыйм. Менә шул көтү процессы бик авыр булды. Илсур да гел шалтыратып торды, борчылып бетте. Тулгак вакытында бик каты авыртмады да, ләкин бәби табу ун сәгатькә сузылды!

Болай озак бәби тапканым юк иде әле, бик үзенчәлекле булды (көлә). Икенче баламны тапканнан соң 7 ел узып киткән. Өстәвенә яшем дә бар бит инде. Озак табуымны шуның белән бәйләп аңлаттылар. Миңа бөтен яклап ярдәм күрсәткән табибым Фәнил Фидаилевичка бик рәхмәтлемен, - ди Гөлназ.

Гөлназ белән Илсур төпчекләренә Рәйхан исемен сайлаганнар.

Әлеге исем күңелебезгә инде күптән килгән иде. Чөнки Илсурның энекәше Айхан исемле. Матур, ләкин ир-ат исеме. Айхан-Рәйхан дип уйлап куйдык. Аннан «Рәйхан» дигән бик матур татар халык җыры да бар бит. «Әй, Рәйхан, исемең матур кемнәр куйган, Сине күреп кем туйган?» дип җырлыйлар. Төрләнми торган исем кую теләгем дә бар иде. Рәйхан таләпләребезгә бар яклап та туры килде. Тугач та уйлап бетерербез әле дигән идек. Кызымны күрү белән үк аның Асыльяр да, Айбикә дә, Мәликә дә түгел, ә менә Рәйхан икәнлеген аңладым, - ди ул.

Гөлназ Шәрипҗанова һәрвакытта да зур, тату гаилә турында хыялланган булган.

Өч бала әнисе икәнемне аңлый башладым инде. Сабыем хәзер янәшәмдә, тәмле исләрен иснәп ятам. Мин инде бу хис-кичерешләрне онытканмын икән. Бер карасаң, миңа әле Минтимер дә кечкенә булып тоела иде. Асылбикә дә, Минтимер дә зурлар икән инде. Бәби карашырга да булышырлар. Икесе дә сеңлекәшләре кайтканны бик көтәләр. Мин һәрвакыт зур гаилә теләдем. Күп балалы гаиләләрдән ак көнләшү белән көнләшә идем. Хыялым чынга ашты. Инде барыбызга да, исән-сау булып, түгәрәк өстәлләр артына җыелып, чөкердәшеп яшәргә насыйп булсын, - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net